Татарстан Президенты республиканың нефть тармагы активы белән очрашты

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Бүген Әлмәткә эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть тармагы активы белән очрашты. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты.

Очрашу башында ТР Президенты "Татнефть" ААҖ генераль директоры урыныннан Шәфәгать Тәһәветдиновның отставкага китүе турында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Директорлар советы бу хакта карарны расладылар, әмма Ш.Тәһәветдинов Директорлар советы рәисенең киңәшчесе буларак Директорлар советы составында калачак. 

Татарстан Президенты Шәфәгать Тәһәветдиновка республикага хезмәте өчен рәхмәт белдерде. "Ул бөтен гомерен нефть тармагына бирде. Тәһәветдинов фамилиясе "Татнефть" тарихына алтын хәрефләр белән язылачак, - дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Компаниянең яңа гендиректоры итеп Наил Мәганов билгеләнде, ул генераль директорның беренче урынбасары урынын били иде.  

Тармак активы белән очрашудагы чыгышында ТР Президенты Татарстан җитәкчелегенең төп максаты - республикада тотрыклыкны саклап калу икәнен билгеләп үтте. "Нефть сәнәгате - республика икътисадының нигезе, нефтьчеләр Татарстанда тотрыклыкны тәэмин итә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.  

Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин дә чыгыш ясады. Очрашуда катнашучылар республикада агымдагы социаль-икътисадый хәл турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International