Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре 99%ка башкарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Юл эшләре турында Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, 13 ишегалдында эшләр дәвам итә, шуларның 8 е – Чаллыда, 1 ишегалды – Бөгелмә районында һәм 4 ишегалды - Түбән Кама районында.
Агымдагы ел планы кысаларында ишегалларында тышкы яктырту җайланмасы 100%ка үтәлгән.
Кече архитектура формаларын монтажлау эшләре 96%ка башкарылган, 579 ишегалдында җайланмаларны монтажлау тәмамланган, 58 ишегалдында эшләр дәвам итә.
Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, төзекләндерелгәннән соң әзер ишегалларын кабул итү эшләре бара. Әгерҗе, Арча, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Нурлат районнарында ишегалды территорияләренең 100%ы кабул ителгән. Ул ачыклык керткәнчә, ишегалларының 35%ы кабул ителгән, калганнары – кисәтүләрне бетерү стадиясендә. Типик искәрмәләр арасында: пычранган грунт, мәйданчыкларда балалар өчен җайланмалардан файдалану турында мәгълүмат стендлары булмау, җайланмаларны монтажлауның бозылуы, ишегалды территориясеннән су агызу системасының бозылуы һ. б.
Рөстәм Миңнеханов ситуациягә анализ ясарга һәм ишегалды территорияләрен кабул итү мәсьәләләре буенча хисап әзерләргә кушты. «Кайсы районнар яхшы эшли, кайсылары начар - тулаем мәгълүмат кирәк, - диде ул. - Без «Безнең ишегалды» программасына бик зур акчалар тотабыз. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча эшне лаеклы башкарырга кирәк».
Аннары Наилә Зиннәтуллина агымдагы төзекләндерү мониторингы турында хәбәр итте. 23 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Казанның кайбер районнарына һәм республиканың муниципаль районнарына бару планлаштырыла.
Ел башыннан «Безнең ишегалды» программасы буенча халыктан 7583 мөрәҗәгать кергән. Шул исәптән соңгы ике атнада - 487 мөрәҗәгать.
«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры программа буенча документация тапшыру процессы баруын искәртте. Юл эшләре буенча – 7%, яктырту буенча – 2%, җайланмалар буенча - 47% документация тапшырылган. Шул ук вакытта документларны йөкләү вакыты - 15 октябрь.
Моннан тыш, кайбер районнар 2026 ел программасын гамәлгә ашыру өчен милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен йөкләүгә керешкән инде. Шулай ук милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен йөкләргә керешмәгән муниципаль районнар да бар (срок – 30 сентябрь).