Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һөнәр берлекләре хәрәкәтендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре көне белән котлады

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Кадерле һөнәр берлекләре хәрәкәтендә катнашучылар!

Сезне истәлекле дата – һөнәр берлекләре хәрәкәтенең 120 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!

Республика һөнәр берлекләре хәрәкәтенең бер гасырдан артык юл үтүе аларның граждан җәмгыятенең иң актив вәкилләрен берләштерүче башлангыч булуын исбатлады.

Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре хәрәкәтенең бай тарихы һәм данлыклы традицияләре бар. Дистә еллар дәвамында Татарстан һөнәр берлекләре учреждение һәм предприятие хезмәткәрләренең хезмәт хокукларын һәм социаль гарантияләрен яклыйлар, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәләр, гражданлык җәмгыятенең мөһим институты буларак.

Сез хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр арасында ышанычлы бәйләүче чылбыр булып торасыз, тигез хокуклы хезмәт мөнәсәбәтләре һәм социаль гаделлек булдыруга ярдәм итәсез.

Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә хезмәтне саклау системасы камилләштерелә, хезмәткәрләрнең социаль якланганлыгы арта, халыкны эш белән тәэмин итүнең мөһим мәсьәләләре хәл ителә.

Барлык һөнәр берлекләре активистларына конструктив хезмәттәшлек, социаль тотрыклылыкны саклауга һәм Татарстан икътисадын үстерүгә керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Һөнәр берлекләре, эш бирүчеләр һәм хакимият органнары арасындагы социаль партнерлык киләчәктә дә республиканың барлык халкы файдасына ныгыр дип ышанам.

Һөнәр берлекләренең барлык әгъзаларына нык сәламәтлек, иминлек һәм Татарстан һәм Россия хакына игелекле эшчәнлекләрендә яңа уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International