ТР Урман хуҗалыгы министры брифингта «Урманнарны саклау" төбәк проекты һәм табигатьне саклау гамәлләре турында сөйләде

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министры брифингта «Урманнарны саклау" төбәк проекты һәм табигатьне саклау гамәлләре турында сөйләде Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында брифинг узды. Анда министр 2025 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру һәм табигатьне саклау гамәлләрен оештыру турында сөйләде.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

«2025 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 111,8 миллион сум акча бүлеп бирелде, – диде министр. - Урманнарны торгызу, урман үсемлекләренең орлыкларын әзерләү, урман культураларын урман урнашкан җирләргә күчерү, шулай ук урман янгыннарын булдырмау чараларын гамәлгә ашыру буенча бурычлар билгеләнде».

Быел Татарстан Республикасында урман фонды җирләрендә барлыгы 2800 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 1600 гектар мәйданда.башкарылган эшләрне исәпкә алып, «Урманнарны торгызу һәм урманнарны үстерү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» беренче максатчан индикаторының әһәмияте 100% тәшкил иткән.

Шулай ук быел Татарстан Республикасында 1902 гектар мәйданда башка категориядәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары булдырылган. 2025 елда урманнарны торгызу һәм урманнарны үстерү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 4702 гектар тәшкил иткән.

«Урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы» төбәк проектының өстәмә индикаторына ирешү буенча да эш алып барыла, – диде Равил Кузюров. - Сыйфатлы орлыклар булу - урманнарны уңышлы торгызуда төп факторларның берсе. Агымдагы елга планлаштырылган күрсәткеч - 11455 килограмм орлык".

Бүгенгә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре тарафыннан 4310 кг орлык җыеп алынган, шул исәптән нарат – 529 кг, чыршы – 69 кг, карагай – 38 кг, имән – 2765 кг, каен – 719 кг һәм корычагач – 190 кг.

«Урманнарны торгызу мәйданнарын урманнар урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га" төбәк проектының икенче максатчан индикаторы да үтәлгән. Урман тармагы белгечләре тарафыннан тикшерүләр үткәрелгән, урман культуралары 2,5 мең га мәйданда урманнар урнашкан җирләргә күчерелгән. "Урманнарда янгын куркынычы сезонына килгәндә, быел ул 31 мартта ачылды, - дигән мәгълүмат бирде министр. – Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары керүенә 1 тапкыр чикләү кертелде. Ул 31 майдан 20 июньгә кадәр гамәлдә булды".

«Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, Татарстанда быелның 23 сентябренә урман фонды белән чиктәш җирләрдә барлыгы 583 термик нокта һәм 378 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Урман янгыннары теркәлмәгән.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында республика урманнарында янгын куркынычсызлыгына космик мониторинг, авиация (1,2 млн.га) һәм җир өсте (11 мең га), шулай ук урманнарны янгынга каршы кору буенча чаралар комплексы һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшләре алып барыла.

Ахырда министр Равил Кузюров кыскача «Татарстанның чиста урманнары», «Урманнарны саклыйк» табигатьне саклау гамәлләренә тукталды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җаваплар бирде, аерым алганда, парсыз ефәк кортларына каршы көрәш нәтиҗәләре, урманнардагы рөхсәтсез чүплекләрне бетерү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар һ. б. турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International