Соңгы елларда Хәйруллин Айрат Ринат улы җитәкчелегендәге ИТ-тармак югары нәтиҗәләргә иреште.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллективы белән очрашуда белдерде.
Чара югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта - Казанның ИТ-паркында (Петербург ур.) узды.
"Сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде, - диде Алексей Песошин. - ИТ-тармакның кереме 225 млрд. сумга кадәр артты, дәүләт хезмәт күрсәтүләренең 100%ы электрон форматка күчерелде. Дәүләт секторындагы эш урыннарының 97%тан артыгы үзебезнең ил программа тәэминатына күчерелде. Казандагы Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркны да кертеп, инфраструктураның яңа объектлары төзелде. . Элемтәне үстерүгә, ЯАны дәүләт һәм муниципаль идарәгә, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә, иминлек системасына кертүне тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде».
"Айрат Ринат улы үзен профессионал, яхшы белгеч, нәтиҗәле җитәкче буларак күрсәтте, - дип дәвам итте Татарстан Премьер-министры. - Эше өчен рәхмәт. Айрат Ринат улына уңышлар һәм яңа карьера казанышлары телим».
Алексей Песошин ведомствоның яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елның 25 сентябрендәге (784 номерлы) Указы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры вазыйфасына Начвин Илья Сергеевич билгеләнде.
"Илья Начвинның тармакта күпьеллык эш тәҗрибәсе бар, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. - Моңарчы ул министрның беренче урынбасары булып эшләде. Аның профессиональ сыйфатлары дәвам иттереләчәк проектларны уңышлы тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышанам. Ышанам ки, Министрлык коллективы һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар, тармак оешмалары бүген куелган барлык бурычларны уңышлы үтәрләр».
Алексей Песошин яңа министр Илья Начвинга көч-куәт һәм энергия теләде.