Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитетының яңа җитәкчесен ведомство коллективына тәкъдим итте.
ТР Рәисенең 2025 елның 25 сентябрендәге 785 номерлы Указы нигезендә Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе итеп Ренат Гайнетдинов билгеләнде.
Бүгенге көнгә кадәр Ренат Гайнетдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән эш итү идарәсе башлыгы вазыйфасын башкарды.
Искәртәбез, Александр Станиславович Груничев Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе вазыйфасында 2018 елның ноябреннән бирле булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алесандра Груничевка һөнәри сыйфатлары өчен рәхмәт белдерде.
Алексей Песошин Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитетының яңа рәисе Ренат Гайнетдиновка уңышлар һәм тариф карарларын кабул итү процессында катнашучылар белән конструктив эш теләде.
Белешмә өчен:
2008 елдан Тарифлар буенча комитет тариф карарларын кабул итү буенча бердәм бәя арбитры ролендә чыгыш ясый. Бүген энергия ресурсларына, коммуналь хезмәт күрсәтүләргә, шулай ук җәмәгать транспорты һәм социаль өлкә хезмәт күрсәтүләренә тарифларны дәүләт тарфыннан җайга салу буенча 100дән артык төп вәкаләт гамәлгә ашырыла.
Татарстан, үсеш дәрәҗәсе буенча илдә алдынгы урыннарның берсен алып, инвесторлар өчен кызыклы булып кала, инвесторларны салым йөкләнеше белән беррәттән тарифлар дәрәҗәсе дә борчый.