Татарстанда быел 226 медицина учреждениесе ремонтлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, социаль-мәдәни объектларны, шулай ук күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары яхшы динамика белән бара. Быел илкүләм проект һәм ике республика программасы кысаларында барган сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау тәмамлануга якынлаша. Быел барлыгы 226 медицина учреждениесе ремонтлана. Подрядчыларга 19 стационарның 7сен ремонтлап бетерәсе генә кала. Бүгенгә программа буенча үтәлеш 87% тәшкил итә.
«Мәдәният» тармагында 27 учреждениегә ремонт ясала. Минзәлә районында авыл мәдәният йортын ремонтлау эшләре дәвам итә, анда эшләр 79%ка җиткән, тагын өч мәдәният учреждениесендә эшләр 76%ка үтәлгән.
Яшьләр сәясәте тармагы буенча быел ремонтлана торган 34 объект бар. Бу санга 13 балаларны савыктыру лагере керә, шуларның 10сы тәмамланган һәм өчесе подрядчыларда эшләнә. Эшләрнең гомуми күләме 95%ка үтәлгән.
Яшьләр үзәкләрендә ремонт тулысынча төгәлләнгән - бу атнада подрядчылар Казандагы соңгы объектны тапшыру турында хисап тотканнар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программаларда 80 объектка, шул исәптән 49 халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә ремонт ясау каралган. Аның буенча эшләр 88%ка башкарылган.
Моннан тыш, хисап чорында Зеленодольск районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ремонтлау программасы төгәлләнгән.
Шулай ук «Экология» тармагы объектларын капиталь ремонтлау программасы төгәлләнгән – хисап чорында Питрәч районында соңгы объект файдалануга тапшырылган (гидротехник корылмаларны ремонтлау линиясе буенча).
Министрлык башка ведомстволар белән берлектә гамәлгә ашыра торган программаларга килгәндә, бүгенге көндә вәзгыять түбәндәгечә. 20 спорт объектының берсе генә – Казандагы «Ракета» спорт-савыктыру комплексы гына тапшырылмаган кала, аның буенча программа чараларын үтәү күрсәткече – 65%.
Шулай ук Казанда тапшырылмаган бердәнбер объект ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча кала. Аның буенча үтәлеш 94% тәшкил итә.
Калган 5 республика программасының бары тик хәрби комиссариатларны ремонтлау программасы гына эшләнеп бетмәгән. 18 объектның берсе тапшырылмаган, аның үтәлеше 97% дип бәяләнә.
Росгвардия карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасына кергән 7 объектның берсен генә Казанда төгәллисе калган. Аның буенча үтәлеш 99% дип бәяләнә.
Министр күп фатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында сөйләде. Паспортта каралган эшләрнең гомуми үтәлеше бүгенге көнгә 90% дип бәяләнә. Хисап атнасында 23 муниципалитетта ремонтланган йортлар исемлеге 156 объектка арткан.
Эшләрнең тулысынча тәмамлануы турында республиканың 19 муниципаль берәмлеге хисап тоткан. Программа объектларына ремонт тулысынча тәмамланган 577 күп фатирлы йорт керә, димәк, хәзерге вакытта 260 йорт ремонтлануын дәвам итә.
Аннары Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы халыктан торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыю һәм предприятие һәм оешмаларның түләү дисциплинасы статистикасын тәкъдим итте.
Соңгы елларда торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыкның түләү дисциплинасын мониторинглау ел башында түләүләрнең аз җыелу тенденциясен күрсәтә, икенче яртыеллыкта җыем проценты арта.
Үткәрелгән анализ шуны күрсәтте: 2025 елның августында республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шушы чорына карата 1,3% ка кимегән һәм 96% тәшкил итә.
Быелның гыйнвар-август айларында Татарстан буенча халыктан түләүләр җыю дәрәҗәсе уртача 98,7% тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,1%ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,2% тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 0,1%ка югарырак.
Муниципаль районнар буенча мәгълүматлар 11 муниципалитетның түләүләр җыю буенча республикадагы уртача дәрәҗәгә җитмәвен күрсәтә.
Кайбер районнарның 2 айлык бурычлары бар. Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 80,4%ка җиткән.
2025 елның 1 сентябренә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 220 млн сумнан аз гына артыграк тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 млн сумнан артык кимү күзәтелә.
Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер елда бурыч суммасының 21,6 млн сумга кимүе теркәлә. Агымдагы елның 1 сентябренә бурычларның гомуми суммасы 20 млн сум тәшкил итә.
Идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенә бурычы 1 сентябрьгә 3 млн 754 мең сумга арткан һәм 121 млн 852 мең сум тәшкил итә.