Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган кышкы чорга әзерлек буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Киңәшмәне ачып, РФ Хөкүмәте башлыгы Россиядә кышкы чорга әзерләнү дәрәҗәсенә озак вакытлы арага кешеләрнең тормыш шартлары бәйле икәнен билгеләп үтте. Быел, Дмитрий Медведев сүзләренчә, кышка әзерләнү барышы берничә мәсьәлә белән катлауланды, аерым алганда, Ерак Көнчыгышта су басу. "Гомумән бу вакыйга контрольдә тотыла, без аны хәл итә алдык, әмма бик җитди чаралар таләп итте", - дип ассызыклады Д.Медведев.
Башка мәсьәләләр арасында РФ Премьер-министры төньяк елгаларның иртә саегуын һәм нәтиҗә буларак, навигациянең иртә тәмамлануын атады. Нәтиҗәдә, төньякны тәэмин итү планы тулысынча башкарылмады.
Д.Медведев хәбәр иткәнчә, кышка 2,5 млрд. квадрат метр торакны әзерләү таләп ителгән. Тулаем илдә әлеге план үтәлгән, ләкин билгеләнгән вакытта эшне төгәлли алмаган төбәкләр дә бар.
Тискәре факторларның берсе буларак, Дмитрий Медведев, үткән ел белән чагыштырганда, торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренең ягулык һәм электр энергиясе өчен бурычларының артуын атады. Хәзер ул 113 млрд. сум тәшкил итә. Җылылык җитештерү белән авырлыклар булмаска тиеш – барлык җылылык белән тәэмин итү объектлары әзерлек паспортларын алган.
“Тулаем алганда, ил буенча вазгыять тотрыклы, ләкин кайбер төбәкләрдә җитәкчеләр җитешсезлекләрне бетерүгә көч куярга тиеш”, - диде Россия Хөкүмәте башлыгы.
Регионнарга кышкы сезонга әзерләнүгә 301,7 млрд сум бүлеп бирергә планлаштырылган. 1 ноябрьгә 88,3 проценты финансланган.
Шулай ук РФ энергетика министры Александр Новак һәм Ерак Көнчыгыш үсеше буенча министр Александр Галушка чыгыш ясады. Кышка әзерләнү вакытында авырлыкларга дучар булган регионнар җитәкчеләре видеоконференция режимында элемтәгә чыкты.