Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2009 елда Татарстан Республикасында халык өчен җылылык һәм электр энергиясенә тарифлар 25 % ка артачак
2008 елның 2 декабре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында яңа елдан тарифларны үзгәртү мәсьәләсендә республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
брифинг
булып узды.
Киләсе елда халык өчен җылылык һәм электр энергиясенә тарифлар 25 % ка артачак. Яңа бәяләрне Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты билгеләгән. Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты җитәкчесе Марина Фәйрушина республика хакимиятләренең тарифларны Тарифлар буенча Федераль хезмәт билгеләгән кысаларда, бер финанс елына раславын искәртте. 2009 елга Россия Федерациясенең Тарифлар буенча федераль хезмәте электр энергиясе бәясен 1 кВт/сәгатькә 2,03-2,07 сум тирәсендә билгеләде. Үз чиратында, республика комитеты халык өчен 1 кВт/сәгатькә 2,04 сум күләмендәге тарифны раслады. Чагыштыру өчен – 2008 елда бу тариф 1 кВт/сәгатькә 1,63 сум тәшкил иткән.
Электр станцияләре тарафыннан электр һәм җылылыкны комбинацияле рәвештә эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясе өчен (ТЭЦ күз алдында тотыла), республика халкы өчен тариф 1 Гкал өчен 384 сум күләмендә билгеләнгән (узган ел 1 Гкал өчен 384 сум булган).
Пар казаннары биналарында эшләп чыгарыла торган җылылыкка тарифлар җылылык энергиясен җитештерү белән шөгыльләнә торган һәр предприятие өчен аерым билгеләнгән.
Татарстан Республикасы халкы тарафыннан кулланылу өчен җибәрелә торган газга ваклап сату бәясе беренче яртыеллыкта, өстәлгән кыйммәткә салымны исәпкә алып, 1 кубометр өчен 2,3 сум тәшкил итәчәк, ә 1 нче июльдән соң 1 кубометрга 2,58 сум булачак. Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты республиканың һәр муниципаль берәмлеге өчен коммуналь комплекс оешмаларының товар һәм хезмәтләренә (су белән тәэмин итү, су тарату, агып җыела торган суларны чистарту, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү) бәяләр үзгәрешенең ахыргы индексларын раслады.
Марина Фәйрушина расланган тарифларның 2009 ел дәвамында үз көчендә калуларын һәм республика бюджетына төзәтмәләр кертелгәндә генә үзгәрергә мөмкин икәнлеген ассызыклап үтте. Шул ук вакытта халыктан җылылык, электр энергиясе, газдан файдалану өчен җыеп алына торган ахыргы сумма тарифтан чыгып кына түгел, куллану нормативыннан чыгып та исәпләнә. Соңгылары муниципаль хакимиятләр карамагында, һәм нәкъ менә нормативларны яңадан карау юлы белән муниципаль хакимиятләр халыкның түләүләрен үзгәртә алалар.
Марина Фәйрушина 2008 елда Казанда мондый хәл булганлыгын: шәһәрнең башкарма комитеты кайнар һәм салкын су куллану нормативларын арттыруын билгеләп үтте.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз