Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 4,6 млн тоннадан артык бөртекле культуралар җыеп алдылар, уртача уңыш - 37,9 ц/га, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта.
Республикада төп бөртекле культураларны җыю төгәлләнгән. Әле кукурузны бөртеккә суктырасы бар. Моны исәпкә алып, бункер авырлыгында бөртеклеләрнең тулаем җыемы 4,9 млн тонна тәшкил итәчәк. Эшләп бетергәннән соң чиста авырлыкта 4,5–4,6 млн тонна булыр дип көтелә.
Иң күп ашлык Буа, Тәтеш һәм Арча районнарында җыелган – 200 мең тоннадан артык. Бөртеклеләр уңышы буенча Тәтеш, Кукмара, Әтнә, Балтач һәм Аксубай районнары алда бара.
Үткән еллардагы кебек үк, һава торышы уңыш җыюга үз төзәтмәләрен кертте. Быел һава шартлары аркасында Татарстанда 300 тонна ашлык алмый калдык, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. "Яңгырлы көннәр безгә җитешмәүчәнлек китерде. Яңгырлар шикәр чөгендере үсешенә, көзге культуралар чәчүгә уңай йогынты ясады", - дип белдерде ул.
Министр яңгырлар ашлыкның сыйфатына да йогынты ясады, дип өстәде. "Ашлык классын югалттык. Без максималь рәвештә өченче класска эшлибез - күп ашламалар кертәбез, үсемлекләрне яклау чараларын кулланабыз. Ләкин өченче класстан дүртенчегә киттек", - дип ачыклык кертте ул.
Быел республикада ашлыкка эчке ихтыяҗны санап чыктык. Хәзер ул 2,5 млн тоннага якын, ә элек 3,2 млн тонна дип бәяләнгән иде, дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Аерым алганда, терлекчелеккә – 1,6 млн тонна, он җитештерүгә – 250 мең тонна, спиртлы продукция җитештерүгә – 230 мең тонна, чәчү кампаниясенә 400 мең тоннадан артык кирәк.
«Бу күләмнәрне тәэмин итү өчен 1 млн гектардан артык бөртекле культуралар җитми, быел аларның мәйданы 1,2 млн гектардан артып китә. Узган ел белән чагыштырганда бөртекле культуралар мәйданы 90 мең гектарга кимегән», – дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Гомумән алганда, Татарстан буенча чәчүлек мәйданнары структурасында кайбер үзгәрешләр керде. Мәсәлән, техник культуралар мәйданы 97 мең гектарга арткан. "Үзгәрешләр ел саен була», – дип белдерде министр.
Аның сүзләренчә, һава шартлары вегетация чорында нәтиҗәле температуралар суммасын арттыру ягына таба үзгәрә. "Моннан тыш, ашлыкка бәяләр төшү маржиналь культуралар файдасына бөртекле культуралар мәйданының кимүенә китерде, мәсәлән, көнбагыш, ашлык кукурузы, соя, майлы җитен. Бу культуралар быел яхшы потенциал күрсәтте. Һәм бәяләре буенча алар күпкә кызыклырак", - диде спикер. Хәзер ашлыкка сатып алу бәяләре түбән, ә көнбагыш, рапс, соя буенча чагыштырмача югары, дип билгеләп үтте Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
"Ашлыкка сатып алу бәяләре буенча узган ел белән чагыштырганда аз гына җитми. Ел ахырына бөртеклеләр буенча бераз үсеш булыр дип уйлыйм", - диде ул.
Министр шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс кебек культураларны җитештерүнең рентабельлелеге 12%тан алып 40%ка кадәр тәшкил итүен һәм гарантияле сату базары булуын өстәде. Бу продукциягә Татарстан белән күрше төбәкләрдә – Самара, Оренбург, Ульяновск, Саратов өлкәләрендә ихтыяҗ зур.
"Һәм бу культуралар буенча бәяләр тотрыклырак. Быел майлы культуралар хисабына өстәмә табыш алуны планлаштырабыз – 2 млрд сумнан артык. Бу узган ел бәяләрендә. Чәчү әйләнеше өчен соя һәм рапс күп культуралар өчен иң яхшы алдагылар булып тора», – дип билгеләп үтте Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул ассызыклаганча, "бөртеклеләрдән тулысынча котыла алмыйбыз". "Бу чәчү әйләнеше, азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Әйе, экспорт пошлиналары артты. Ләкин без сату базарларын эзлибез. Хәтта пошлинаны исәпкә алып та экспорт дәвам итә. Экспортка юнәлтелгән компанияләр продукцияне сата, димәк, акча эшләргә кирәк", - дип белдерде ул.
Шул ук вакытта министр яхшы хуҗалык барлык культураларны да үстерә белергә тиеш дип ышана.
Министр искәрткәнчә, Россия Хөкүмәте тарафыннан бөртекле культуралар җитештерүчеләргә сатылган ашлык чыгымнарын каплауга субсидия бирелә. «Быел дәүләт ярдәме, 400 млн сумга якын, сатылган ашлык өчен җитештерүчеләргә җиткерелде", - дип ассызыклады ул.
Республика элеваторларында саклауга 1,8 млн тоннага якын ашлык салынган. Министр сүзләренә караганда, булган саклау куәтләре – 4,9 млн тонна – җитәрлек. Аларның яртысы - хуҗалыклардагы склад биналары, икенче яртысы – сәнәгать элеваторлары.
Моннан тыш, Татарстанда биш елга якын ашлыкны полимер җиңсәләрдә саклау технологиясе кулланыла. Быел җиңсәләргә 400 мең тоннага якын ашлык һәм майлы культуралар салынган. «Бу эшнең оперативлыгы, урып-җыю мәсьәләсен хәл итү өчен әйбәт мәсьәлә», - дип ассызыклады М. Җәббаров.
Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, бүгенгә чит илләргә 15 мең тонна ашлык экспортланган. Татарстан бөртеклеләрне нигездә Якын Көнчыгышка, Кавказ аръягына, Азиягә, Иранга, Кытайга, Һиндстанга, Таможня берлеге илләренә җибәрә.
Быел барлыгы 900 мең тоннадан артык майлы культуралар җыю планлаштырыла. "Һава торышы нормальләшә, урып-җыюны дәвам итәчәкбез. Көнбагыш, соя күләменең яртысын җыеп аласы калды әле", - дип сөйләде М. Җәббаров.
Рапс җыю төгәлләнгән инде, 328 мең тонна суктырылган, уңдырышлылык – 20,9 ц/га. «Ике ел рәттән без республикада көзге рапс белән шөгыльләнәбез. Республикада бу культураны үстерү – безнең өчен революция», - дип ассызыклады министр.
Шикәр чөгендере мәйданы 53,9 мең га тәшкил итә, шулардан 73% җыелган. "Быел чөгендер өчен һава торышы яхшы булды. Уңдырышлылык - 489 центнер. 2,3 млн тонна җыеп алырга уйлыйбыз", - дип хәбәр итте спикер.
Татарстанда ике шикәр заводы тәүлеккә 13 мең тоннага якын чимал эшкәртә. Бүгенгә ярты миллион тонна эшкәртелгән, 74 мең тонна шикәр җитештерелгән. "Гомумән алганда 250 мең тонна шикәр көтәбез, бу узган ел дәрәҗәсендә", - дип белдерде министр.
Республикада шулай ук 850 мең тоннага якын бәрәңге һәм 250 мең тоннага якын яшелчә җыю планлаштырыла.