Алексей Песошин 2026 елга бюджет турында Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлауларында катнаша

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «2026 елга, 2027 һәм 2028 елларга план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлауларында катнаша.

Тыңлаулар ТР Дәүләт Советы бинасында уза.

ТР Дәүләт Советы сайтында парламент тыңлауларын турыдан-туры трансляция бара.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы Территориаль медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова чыгышлары планлаштырылган.

Шулай ук парламент фракцияләре вәкилләре дә чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International