Казахстан Республиксының Кызыл Орда өлкәсенең потенциалы зур, һәм Татарстан җитәкчелеге аерым алганда шушы регион белән һәм тулаем Казахстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл Орда өлкәсенең хакиме Кырымбәк Кушәрбаев җитәкчелегендәге делегациясе белән Казан Кремлендә узган очрашуда хәбәр итте.
Очрашуны ачып, Татарстан Президенты Казахстан белән актив хезмәттәшлекне билгеләп үтте. "Без Россия Президенты Владимир Путинга һәм Казахстан башлыгы Нурсолтан Назарбаевка динамик рәвештә үсүче Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында региональара хезмәттәшлек өчен уңайлы шартлар тудырган өчен бик рәхмәтле", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Казахстан белән Татарстан арасындагы еллык товар әйләнеше 1 млрд долларга якын. Татарстан Республикасы территориясендә Казахстан катнашында 33 уртак предприятие эшләп килә, бер үк вакытта Казахстанда "Татнефть", "КАМАЗ" эре Татарстан компанияләре уңышлы эшчәнлек алып бара. Казахстан базарына үз продукциясен Казан вертолетлар заводы чыгар, 10 елдан артык инде "КЭР-холдинг" уңышлы эшли.
Татарстан белән Кызыл Орда өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекнең төп перспектив юнәлешләреннән Рөстәм Миңнеханов инновацияләрне, нефть чыгаруны һәм нефть химиясен, машина төзелешен, авыл хуҗалыгын, IT-секторны атады. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Татарстан белгечләре Кызыл Орда өлкәсендә урнашкан Байконурга IT-хезмәтләр күрсәтә алыр иде.
Россия һәм Казахстан регионнарын төзелеп килүче "Европа – Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры берләштерә һәм ул Татарстан аша да, Кызыл Орда өлкәсе аша да уза. "Бу проект сезнең регион үсешенә дә ярдәм итәчәк ", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Кырымбәк Кушәрбаевка.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, 2014 елда төп Казахстан Сабантуе Кызыл Ордада узачак, һәм республика делегациясе бу бәйрәмгә барачак.
Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсендәге гамәлдәге багланышларны киңәйтергә, Татарстан белән Кызыл Орда өлкәсе югары уку йортлары арасында студентлар алмашуны активлаштырырга өндәде.
"Безнең мәдәниятләребез, динебез, телләребез бик якын. Һәм бу безнең мөнәсәбәтләрнең нигезен булып тора, - диде Р. Миңнеханов. – без барлык юнәлешләр буенча да бик җитди хезмәттәшлек итәргә әзер һәм үзара хезмәттәшлегебез өчен иң уңай шартлар тудырачакбыз".
Кызыл Орда өлкәсе хакиме Кырымбәк Кушәрбаев үз чиратында Татарстанның төрле тармаклардагы казанышларын күргән делегациясенең соклануын белдерде. "Безнең өчен нефть химиясе, IT, башка өлкәләрдәге эшләнмәләрегез бик кызыклы, - дип мөрәҗәгать итте итте К.Кушербаев к Р.Миңнехановка. – Ышанабыз ки, безнең хезмәттәшлек регионнарыбыз үсешенә уңай тәэсир итәчәк".
Хаким фикеренчә, Казахстан белән Россиянең региональара мөнәсәбәтләре үсешенә яңа импульсны Бердәм икътисадый пространство бирә.
Кырымбәк Кушәрбаев Рөстәм Миңнехановны Кызыл Орда өлкәсенә, аерым алганда, "Байконур" космодромына килергә чакырды.
Журналистларга интервьюсында хаким Россия һәм Казахстан җитәкчелеге тәкъдим иткән Евразия хезмәттәшлегенә ярдәм идеясен хуплавын белдерде. "без дә региональара дәрәҗәдә үз өлешебезне кертергә тиеш", - диде Кырымбәк Кушәрбаев.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан белән Татарстан арасында тарихи яктан урнашкан дустанә мөнәсәбәтләрне сакларга һәм ишәйтергә кирәклегенә басым ясады. "Кызыл Орда өлкәсенең потенциалы бик зур, һәм без барлык юнәлешләрдә дә хезмәттәшлек итәргә телибез", - диде Р.Миңнеханов.