Рөстәм Миңнеханов: "Коммерциячел булмаган оешмалар – дәүләтнең җитди партнеры"

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстанның коммерциячел булмаган оешмалары – республика алдында торган бурычларны хәл итүдә дәүләтнең җитди партнеры. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның II республика форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте. Утырыш Казанда узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Икече форумда 1000нән артык кеше катнашты. Алар арасында – Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарыннан коммерциячел булмаган оешмалар, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының иҗтимагый советлары, республика муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары вәкилләре, шулай ук чакырылган экспертлар, федераль ведомстволар вәкилләре катнашты.

Форум кысаларында секцияләрдә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге, коммерциячел булмаган оешмаларның республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсештә катнашуы, шулай ук социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның иң яхшы проектлары күргәзмәсен уздыру мәсьәләләре каралды. Пленар утырышта форумга йомгак ясалды.

Республикада социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эше турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыгыш ясады. Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының инновацион үсеш департаменты директоры Артем Шадрин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар үсеш алган регионнарга керә.

А.Шадрин социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм турында сөйләде. Коммерциячел булмаган оешмалар өчен иминият кертемнәренең ташламалы ставкасы срогы озайтыла, аларның эшчәнлек юнәлешләре исемлеге киңәйтелгән. Артем Шадрин хәбәр иткәнчә, 2013 елда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәмгә федераль бюджет субсидияләре 630 млн сум булса, 2014 елда бу сумма 660 млн сумга кадәр артачак, 2015 елда - 690 млн сум.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов форумга йомгак ясап билгеләп үткәнчә, республика иҗтимагый тормышында үзгәрешләр сизелерлек. Ветераннар һәм яшьләр оешмаларының, дини, милли һәм иҗат берләшмәләренең йогынтысы зур.

"Коммерциячел булмаган оешмалар - республика алдында торган бурычларны хәл итүдә дәүләтнең җитди партнеры", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, барлык дәрәҗәләрдәге хакимият бурычы - коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү. "Монда төп принципны - коммерциячел булмаган оешмаларның сәяси конъюнктурадан ерак торуын саклап калырга кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, иҗтимагый берләшмәләрнең саны һәм сыйфаты координацион функцияләрнең яңа дәрәҗәсен таләп итә, моны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы уңышлы рәвештә үз өстенә алды. Рөстәм Миңнеханов үз ягыннан дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген иҗтимагый тикшереп тору практикасын торгызуда ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Иҗтимагый палатаның урыннардагы коммерциячел булмаган оешмалар белән багланышларын ныгытырга кирәк.

Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм турында сөйләгәндә Татарстан Республикасы Президенты 2014 елдан алып 2016 елга кадәр чорга коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм 1 млрд сум чамасы булачак, шуның яртысы республика бюджетыннан биреләчәк, дип хәбәр итте.

"Граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен” дигән Татарстан Республикасы Президентының ел саен бирелә торган 5 премиясен гамәлгә кую турында карар кабул иттем”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Форумда катнашучылар бу яңалыкны алкышлар белән каршы алды.

Пленар утырыш азагында Татарстан Президенты коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләренә – социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның Татарстан Республикасы бюджеты субсидияләрен алуга конкурсы лауреатларына сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International