Алексей Песошин: Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели һәм предприятиеләрнең инвестицион активлыгын саклап кала. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, тарифлар барлыкка килү мәсьәләләре халык, бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләренең кисешү ноктасы булып тора. Дәүләт комитеты алдында катлаулы бурыч тора - тарифлар халык өчен социаль гадел булачак һәм бер үк вакытта коммуналь өлкә, энергетика һәм транспорт предприятиеләренең тотрыклы үсеше өчен тиешле шартлар тудырачак оптималь нисбәт табу.

"Монда мәгълүмати ачыклык бик мөһим. Гражданнар һәм бизнес тарифның нәрсәдән төзелүен, аның үзгәрүенә нинди факторлар йогынты ясавын аңларга тиеш. Бу хакимияткә ышаныч мәсьәләсе. Дәүләт комитетына тариф сәясәтен формалаштырганда гавами фикер алышулар практикасын дәвам итәргә һәм коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләүләре үсешенең билгеләнгән чик индекслары үтәлешен тикшереп торуны тәэмин итәргә кирәк", - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.

Коммуналь челтәрләрнең тузуы җитди мәсьәлә булып кала. Кайбер районнарда таушалу кискен дәрәҗәгә җитә, бу ресурсларны нәтиҗәсез файдалануга китерә һәм тарифлар үсешенә йогынты ясый. Коммуналь инфраструктураны вакытында модернизацияләү халыкка сыйфатлы хезмәтләр күрсәтүне өзлексез тәэмин итәргә, оешмаларның энергия нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Россия Төзелеш министрлыгы белән меморандумга кул куйган, аның нигезендә 2026 елда коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләүгә тариф чыганаклары хисабына 1 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры шәһәр һәм район башлыкларына, юнәлеш ведомстволарына җылылык, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу схемаларын вакытында яңартуны һәм инвестиция программаларын эшләүгә техник йөкләмәләр бирүне, ә җайга салынулы оешмаларга чыгымнарны оптимальләштерү буенча чаралар үткәреп, аларны тулысынча һәм сыйфатлы үтәүне тәэмин итәргә кушты.

Алексей Песошин ассызыклаганча, коммуналь өлкәдә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын да, икътисадый нигезлелеген дә тәэмин итә торган оптималь хәл ителешләр эшләү мөһим роль уйный. Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар үсешенә фатирларны индивидуаль җылытуга өлешчә күчерү тискәре йогынты ясый торган мисаллар бар. "Җирле үзидарә органнарына җылылык белән тәэмин итү схемаларын үзгәрткәндә тариф нәтиҗәләренә анализ ясарга кирәк. Коммуналь инфраструктураны үстерү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү программаларын формалаштырганда да шундый ук алым кулланырга кирәк", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Алексей Песошин сүзләренчә, аерым районнарда торакны актив файдалануга тапшырганда челтәрләргә рәсми технологик тоташулар булмаган вәзгыять аерым игътибар таләп итә: "Республикада төзелә торган барлык объектлар стандартлаштырылган ставкалар яки Дәүләт комитеты раслый торган индивидуаль түләү буенча тоташырга тиеш. Бу барлык кулланучылар арасында чыгымнарны гадел бүлү мәсьәләсе генә түгел, ә, беренче чиратта, техник иминлек мәсьәләсе дә».

Алексей Песошин шулай ук ТР Төзелеш министрлыгын Дәүләт комитеты белән берлектә территорияне төзекләндерүгә чыгымнарны технологик тоташтыру өчен түләүгә кертү практикасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертергә чакырды.

Муниципаль мөлкәттән нәтиҗәле файдалану, ягъни муниципаль коммуналь инфраструктураны концессион килешүләр механизмы аша эксплуатацияләүче оешмаларга рәсмиләштерү һәм тапшыру мәсьәләсе ачык кала. Якынча 4,5 мең объект юнәлеш оешмаларына файдалануга тапшырылмаган килеш кала. «Әлеге мәсьәлә берничә тапкыр каралды, шул исәптән еллык коллегияләр кысаларында да. Әмма бу юнәлештә эш бик акрын бара, коммуналь инфраструктураның вакытыннан алда тузу һәм аларны тотуга өстәмә чыгымнар куркынычы арта. Республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләренең эшләрен активлаштыруларын сорыйм. Күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең бәясе һәм сыйфаты шуңа бәйле», - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Татарстан гадәттәгечә алдынгы идарә практикаларын гамәлгә кертүдә лидер булып тора. Республика Россиянең сынау режимында «Тариф» федераль дәүләт мәгълүмат системасы кертелә торган алдынгы төбәкләре рәтенә керде. Әлеге система торак-коммуналь хуҗалык, электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар формалаштыруга һәм мониторинглауга якын килүне үзгәртергә тиеш. Алексей Песошин Тарифлар буенча дәүләт комитетына, ТР Цифрлы үсеш министрлыгы белән берлектә, гамәлгә кертелә торган системаны сынап карауны тәэмин итәргә кушты.

Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, 40 меңнән артык объект һәм 164 мең км челтәр эксплуатацияләүче 1087 предприятие җайга салына. Дәүләт комитеты тарафыннан 995 тариф карары кабул ителгән. Җайга салына торган керемнең гомуми күләме 233 млрд сум тәшкил итә (НДСтан тыш) - бу республиканың тулаем төбәк продуктының 4%ы. Барлык карарлар хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза узган, республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында теркәлгән һәм бастырып чыгарылган.

Җайга салына торган тармакларда төп өлешен әйләнеше 185 млрд сум булган коммуналь комплекс алып тора. Шул ук вакытта халыкка хезмәт күрсәтүгә якынча 104 млрд сум туры килә.

Илнең барлык төбәкләрендә федераль законнар нигезендә 2026 елда коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифларны планлы индексацияләүнең ике этабы каралган. 1 гыйнвардан - индексация өстәлгән бәягә салым ставкасы артуга бәйле рәвештә 1,7% тәшкил итә. Икенче этап гражданнарның түләү үсешен чикләү механизмы кысаларында 1 октябрьгә планлаштырылган. Федераль Хөкүмәт карары белән Татарстан өчен уртача индекс 13,4% күләмендә билгеләнгән. Шул ук вакытта гражданнар өчен рөхсәт ителгән иң чик тайпылыш 4,8% тәшкил итә. Аерым муниципалитетлар өчен индексның максималь күрсәткече 18,2% тәшкил итәргә мөмкин. Бу күрсәткечләр барлык 7 коммуналь хезмәт күрсәтүне исәпкә алып кабул ителгән. Конкрет хезмәт күрсәтүгә тариф үсеше уртача зурлыктан зуррак якка да, кечерәк якка да аерылырга мөмкин.

Республиканың 840 муниципаль берәмлеге өчен гражданнарның түләүләре 13,4%тан артмаячак. 73 муниципалитет (24 шәһәр, 17 шәһәр тибындагы бистә һәм 32 авыл җирлеге) өчен индекс рөхсәт ителә торган тайпылышны исәпкә алып билгеләнгән һәм 18,2% тәшкил итә. Шул ук вакытта исәпләүләр буенча тарифларның уртача еллык үсеше 2026 елда 5,7%тан артмаячак һәм инфляциянең фаразланган дәрәҗәсе 5,1% күләмендә нисбәтли.

Ренат Гайнетдинов искәрткәнчә, тулаем ил буенча 2022 елның 1 декабреннән 2024 елның 30 июненә кадәр, 19 ай дәвамында, коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифлар төзәтелмәгән. Тарифларны шундый озак «туктатып тору» һәм «инфляция минус» кагыйдәсенә нигезләнгән җайга салу механизмы, үзенең социаль өстенлекләренә карамастан, гражданнарның түләүләре үсеше тупланган инфляция күрсәткечләреннән шактый артта калган һәм оешмаларның реаль чыгымнары белән өзеклек барлыкка килгән. "Хәзер генә, планлаштырылган үзгәрешләр белән, без бу ике күрсәткеч арасындагы тигезлек ноктасына якынлашабыз. Шул ук вакытта тарифларның агымдагы үзгәрешләре формалашкан нисбәтсезлеге тулы күләмдә компенсацияләмәячәген аңлау мөһим», - дип ассызыклады Ренат Гайнетдинов.

Утырыш барышында шулай ук «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов һәм «Водоканал» МУП директоры Рөстәм Габделхаков нотыклар белән чыгыш ясадылар. Түбән Кама районында коммуналь инфраструктураны үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалыкка инвестицияләр кертү турында район башлыгы Радмир Беляев сөйләде. Россиядә тарифларны җайга салуны цифрлаштыру турында тулырак монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Нелли Галимханова хәбәр итте.

Утырыш азагында Алексей Песошин Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International