Бүген Россия Федерациясе илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров мөрәҗәгать итте. 2025 елда ведомство эшчәнлегенә багышланган фильм күрсәтелде.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Якушев чыгыш ясады.
2025 ел дәвамында махсус билгеләнештәге бүлекчәләр хезмәткәрләре Татарстан Республикасы территориясендә һәм аннан читтә 2 меңнән артык хезмәт-хәрби бурычларын һәм махсус чараларны үтәүгә җәлеп ителгән.
Әйтик, җинаять кылуда шик белдерү буенча 352 кеше тоткарланган, шул исәптән 26 - экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаятьләр өчен, 2900гә якын граждан - административ хокук бозулар өчен.
Законсыз әйләнештән 8 берәмлек утлы корал, 1400 берәмлек төрле калибрлы сугыш кирәк-яраклары алынган, шулай ук 19 кг га якын наркотик матдә ачыкланган һәм алынган.
Көн саен Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә тәүлек буе кизү торуга ОМОНның инженер-техник бүлекчәләре белгечләре керешкән, аларның хәрби бурычы шартлау куркынычы булган предметларны эзләүгә, табуга, идентификацияләүгә һәм зарарсызландыруга юнәлдерелгән. Хисап чорында 300дән артык объект тикшерелгән, 106 шартлау куркынычы булган әйбер табылган һәм зарарсызландырылган.
2025 елда идарәнең махсус бүлекчәләре хезмәткәрләре махсус хәрби операция кысаларында Росгвардия алдына куелган хезмәт-хәрби бурычларны үтәүне дәвам иткәннәр.
Ведомстводан тыш сак нарядлары тарафыннан 258 җинаять ачыкланган, федераль эзләүдә булган 20 граждан тоткарланган.
Бүгенге көндә төбәктә «Татарстан Республикасы буенча Россия ВНГ УВО» ФДКУнең 29 филиалы эшли. Алар составында 36 үзәкләштерелгән сак пункты челтәре җәелдерелгән, 62 тоткарлау төркеме тәүлек буе хезмәт итә. Техник чаралар ярдәмендә төрле милек рәвешләрендәге 16 меңгә якын объект һәм гражданнарның 35 меңгә якын яшәү һәм мөлкәтен саклау урыны саклана.
Хисап чорында саклана торган объектлардан урлаулар булдырылмый калган.
Сакланган объектлардан тревога сигналлары һәм эчке эшләр бүлегенең дежур частьләре заявкалары буенча мобиль нарядлар белән 52 меңгә якын урыннарга барылган.
Патрульлек итү постларында һәм маршрутларында 258 җинаять ачыкланган, шул исәптән 182се - саклана торган объектларда. 1500 административ хокук бозуга чик куелган, федераль эзләүдә булган 20 граждан тоткарланган.
Объектларның террорчылыктан саклануын тикшерү һәм категорияләү кысаларында судларга 200гә якын материал җибәрелгән.
Хезмәт-хәрби эшчәнлек йомгаклары буенча 2025 елда Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе чираттагы тапкыр Россия Федерациясе илкүләм гвардия гаскәрләренең Жуков орденлы Идел буе округы территориаль идарәләре арасында беренче урынны алган.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, чарада чыгыш ясап, ассызыклаганча: «Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлекчәләре югары дәрәҗәдәге профессионализм һәм күнекмәләр күрсәтәләр. Башка хокук саклау структуралары һәм хезмәтләре белән тыгыз элемтәдә торып, Росгвардиянең шәхси составы 2025 елда республика территориясендә зур чаралар үткәргәндә җәмәгать иминлеген һәм тәртипне тәэмин итте".
Алексей Песошин Росгвардия хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Ул Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләрен аерым билгеләп үтте, алар махсус хәрби операция зонасында һәм хәрби чиктәш сызыгына якын районнарда хезмәт итәләр, үзләрен куркыныч астына куеп, тыныч гражданнарның тормышын саклыйлар.
"2026 ел илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде, безнең республикада – Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы, - диде Алексей Песошин. - Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Елны рәсми ачу тантанасы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узачак. Шулай ук сентябрьдә IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар узды. Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенә барлык планлаштырылган чараларны уздыру чорында җәмәгать иминлеген һәм җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итәргә кирәк».
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, террорчылыкка каршы куркынычсызлык кысаларында хокук саклау органнарының беренчел бурычлары булып террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәштә катнашу, оборона-сәнәгать һәм ягулык-энергетика комплекслары объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, мөһим дәүләт объектларын саклау, шәхси сак предприятиеләре эшчәнлегенә, корал хуҗаларына контрольне көчәйтү кала.
"Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшне дәвам итүегезне сорыйм, халык белән даими очрашырга, закон нормалары буенча да, Идарәнең агымдагы мәсьәләләре буенча да аңлату эшләре алып барырга кирәк", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Ул төп макроикътисадый күрсәткечләрне атады, алар буенча республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклап кала. Әйтик, 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме, бәяләүләр буенча, 5 трлн 625 млрд сум тәшкил иткән, ягъни 2024 ел дәрәҗәсенә карата 102,4%. Сәнәгать җитештерүе күләме якынча 6 трлн сум, сәнәгать җитештерүе индексы – 109%, төзелеш эшләре күләме 1 трлн сум тәшкил итә. 2025 елда 3,5 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Республика икътисадына һәм социаль өлкәсенә җәлеп ителгән инвестицияләр күләме, бәяләүләр буенча, 1 трлн 656 млрд сум тәшкил итә.
Узган ел Татарстан Республикасы 12 милли проект кысаларында 46 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнашты, аларны финанслауга 46,4 млрд сум юнәлдерелгән, дип искәртте Алексей Песошин.
ТР Премьер-министры барысына да һөнәри хезмәтләре, батырлыклары, Ватанга һәм данлы традицияләргә тугрылыклары, хокук тәртибен һәм илнең иминлеген тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. "Ышанам ки, сезнең һәрберегез куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәвен дәвам итәчәк", - диде ул ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләренең Жуков орденлы Идел буе округы командующие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Гашков катнашты.
Чара барышында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләре, Росгвардиянең ведомство бүләкләре тапшырылды.