Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә яңа янгын сүндерү һәм коткару техникасы ачкычларын тапшырдылар.
Тантана Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының 2025 елдагы территориаль ярдәмче системасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2026 елга бурычлар кысаларында узды.
Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар 24 берәмлек яңа техника алдылар. Республика бюджеты хисабына 4 «Хавал Джолион» һәм 4 «Лада Нива Легенд» җиңел автомобиле, «Садко» йөк машинасы, «ГАЗель», «Лада Веста» йөк-пассажир машиналары сатып алынган. Федераль бюджет акчалары исәбенә «КамАЗ-65117», 2 «Лада Нива Тревел», «Лада Веста» йөк машиналары, штаб автомобиле, «КамАЗ-43118» шасси насос-җиңсәле автомобиле, АЦ-4,0-40 КамАЗ-43265, АЦ 6,0-70 КамАЗ-5557 янгын сүндерү автоцистерналары, ПК-500 катеры, РПК-640 катеры, 2 пилотсыз авиация системасы алынды.
Аннары актлар залы фойесында мөхтәрәм кунаклар Татарстанны янгыннардан һәм гадәттән тыш хәлләрдән профессиональ саклауның 200 еллыгына багышланган күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Архив документларыннан күренгәнчә, Казан губернасында беренче янгын сүндерү часте 1825 елда барлыкка килә. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко республика халкын һәм территорияләрен саклау системасының ничек үзгәрүе турында сөйләде.