Ләйлә Фазлыева: Татарстанда фәнни хезмәткәрләр саны 1999 елдан бирле иң югары дәрәҗәгә җитте

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Татарстанда фәнни-тикшеренү персоналы саны 1999 елдан бирле максимумга җитте-16,5 мең кеше. Бу хакта Россия фәне көне алдыннан ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, бүген фәнни тикшеренүләр үсешенең төп драйверы - эшләнмәләргә конкрет заказлар формалаштыручы предприятиеләр. "Татарстан фәнни мәктәбенең тупланган тәҗрибәсе бүген безнең предприятиеләрнең эш тәҗрибәсе белән үсә. Алар индустриаль партнерлар һәм тикшеренүләрнең квалификацияле заказчылары була. Бу тандем фән үсешендә төп өстенлекләрнең берсенә әверелә", - диде ул.

Татарстанда предприятиеләр дөньякүләм дәрәҗәдәге берничә фәнни кампус булдырган инде. Быел Казанда тагын берсе барлыкка киләчәк – аны СИБУР компаниясе төзи.

Ләйлә Фазлыева шулай ук Татарстанда якын елларда гамәлгә ашырылачак берничә эре фәнни проект турында сөйләде. Аларның берсе - очучысыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәге. "2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда очучысыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәген булдыру турында карар кабул итте. Августта ул федераль бюджеттан субсидия алуга сайлап алынды. Республика акчалары белән бергә бу максатларга 2 млрд сум юнәлдереләчәк", - дип аңлатты спикер.

Очучысыз авиация системаларына бүген күп өлкәләрдә, шул исәптән фәндә һәм авыл хуҗалыгында ихтыяҗ бар, дип өстәде вице-премьер.

"Амбициоз проект - Казанның Мирный бистәсендә мөгезле эре терлекләрне генетик тикшерүгә юнәлдерелгән агробиотехнопарк төзү. Максат - Татарстанда сөт җитештерүнең продуктивлылыгын арттыру", - дип сөйләде Л. Фазлыева. Мондый объект барлыкка килү азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә ярдәм итәчәк, ул бүген киң фәнни база булганда гына мөмкин.

Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этапларында бу уку елында Татарстаннан 630 меңгә якын укучы катнашкан. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. "Хәзер төбәк этаплары старт алган. Узган ел республика укучылары Бөтенроссия олимпиадаларында 24 фән буенча 265 диплом алдылар. Татарстан җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидерлар бишлегенә керде", - дип өстәде министр.

Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында 11 февральдә «Фәнни алгарыш» премиясен тапшыру тантанасы узачак, анда 11 номинация буенча Татарстанның иң яхшы галимнәрен билгеләячәкләр, дип хәбәр итте ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов. "Премия инновацион карарлары һәм идеяләре фән үсешенә сизелерлек йогынты ясаган Татарстан галимнәренең күренекле казанышларын тануга юнәлдерелгән", - дип аңлатты ул.

Бер махсус номинация каралган, анда приз һөнәри эшчәнлектә инновацион эшләнмәләрне гамәлгә ашырган өчен бирелә. Узган елда МХО зонасында операцияләр үткәргән кардиохирург Вадим Горбунов җиңүче булды.

Узган ел «Фәнни алгарыш» премиясенең төп номинациясендә Казан федераль университетының «Аз тоннажлы химик технологияләр» технология паркы директоры Михаил Варфоломеев җиңүче булды. Аның тикшеренүләре нефтьне ятмалардан нәтиҗәлерәк чыгарырга мөмкинлек бирә торган махсус химикатны эшләүгә кагыла.

«Бер тонна нефть чыгару һәм әзерләү өчен килограммга кадәр химия кулланырга кирәк. Аны куллану арта, чөнки нефть запасларын чыгару кыенлаша бара. Безнең илдә әле катлаулы климат шартлары да бар, мондый чыгару өчен нәтиҗәле химикат юк. Без бу юнәлештә эшлибез", - дип сөйләде галим.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә гамәлдәге ятмалардан нефтьнең 40%ы гына чыгарыла. Нәтиҗәлерәк чыгару өчен М. Варфоломеев үз командасы белән калган запасларга да барып җитәргә мөмкинлек бирә торган өске-актив матдәләр уйлап таба. Аларның продукты безнең илдә генә түгел, ә башка илләрдә дә кулланыла.

Моннан тыш, галим чыгарылган нефтьнең бер өлешен ятма эчендә үк эшкәртергә мөмкинлек бирә торган технология турында сөйләде, бу югарырак сыйфат алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International