Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның Россия фәне көне белән котлавы

2026 елның 8 феврале, якшәмбе

Үзләрен фәнгә хезмәт итүгә багышлаган хөрмәтле галимнәр, тикшеренүчеләр, укытучылар!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия фәне көне белән котлыйм!

Фән - алгарышның төп этәргеч көчләренең берсе, икътисад, социаль өлкә һәм мәгариф үсеше өчен терәк булды һәм булып кала да. Сезнең талантыгыз, хезмәтегез һәм үз эшенә тугрылыгыгыз нәтиҗәсендә Татарстан нефть химиясе һәм IT-технологияләрдән алып биотехнологияләргә һәм материаллар фәненә кадәр күп кенә фәнни юнәлешләр буенча алдынгы урыннарны били. Бүген, Россия һәм Татарстан галимнәренең данлы традицияләренә таянып, сез Россиянең фәнни-технологик суверенитетын тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез, импортны алмаштыру, цифрлаштыру һәм тотрыклы үсеш буенча мөһим бурычларны хәл итәсез.

Яшь галимнәргә аерым рәхмәт сүзләре. Илебез фәненең киләчәге сезнең энтузиазмыгызга, белемегезгә һәм фәнни эзләнүләргә омтылуыгызга карый. Татарстан Республикасы Хөкүмәте фәнни башлангычларны һәрвакыт хуплый, галимнәрнең тикшеренүләре һәм үз-үзләрен тормышка ашыруы өчен уңай шартлар тудыруга, төбәктә инновацион инфраструктураны үстерүгә ярдәм итә.

Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа идеяләр, планнарның уңышлы тормышка ашырылуын һәм искиткеч ачышлар телим! Сезнең казанышларыгыз Татарстан Республикасы һәм бөтен Россия файдасына хезмәт итсен!

Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International