Татарстанда 2026 елда 42 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак

2026 елның 14 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 170 объект ремонтланачак. Объектлар «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 4 республика программасына керә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Гадәттәгечә киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, капремонт программасына 61 мәктәп һәм 2 балалар йорты керә. Шулай ук 67 азык-төлек блогы, 23 балалар бакчасы, 8 ресурс үзәге, 8 тулай торак ремонтланачак.

Бүгенгә 13 мәктәптә һәм бер балалар йортында капиталь ремонт эшләре 6%ка үтәлгән.

Азык-төлек блокларын ремонтлау Югары Ослан районында бер объектта башланган. Объектларның төп массасына җәйге каникуллар башлангач керешү планлаштырыла.

"Сәламәтлек саклау" тармагында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм өч республика программасы буенча 96 объектны ремонтлау планлаштырыла. Аларга 33 фельдшер-акушерлык пункты, 33 балаларга сөт ризыгы өләшү пункты, 25 стационар керә.

ФАПларда ремонт планлаштырылган күләмнең 18%ы башкарылган. Эшләр 24 объектта алып барыла.

Алга таба - яшьләр сәясәте тармагы, анда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына керүче 23 объектны һәм 4 республика программасын ремонтлау планлаштырыла. Болар 8 балаларны савыктыру лагере, 3 яшүсмерләр клубы, 5 психологик-педагогик ярдәм бинасы, 7 яшьләр үзәге.

Шул ук вакытта балаларны савыктыру лагерьларында ремонт 39%ка башкарылган.

«Мәдәният» тармагында «Гаилә» илкүләм проекты, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы һәм ике республика программасы кысаларында 38 объектны ремонтлау планлаштырылган. Бу: 4 балалар сәнгать мәктәбе, 22 авыл мәдәният йорты, шулай ук 12 башка учреждение - 4 музей, 2 театр, 5 китапханә һәм бер ял итү үзәге.

Быел Спорт министрлыгы линиясе буенча бер дәүләт һәм бер республика программасы кысаларында 25 объектны ремонтлау планлаштырыла.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча агымдагы елда бер республика программасы кысаларында 28 объект гамәлгә ашырыла.

«Экология» тармагында быел республика программасы кысаларында 25 объектны ремонтлау планлаштырыла.

Берәр программа буенча Урман хуҗалыгы министрлыгы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе, шулай ук Юстиция министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырылачак. Бу 7 урманчылык бинасын, 23 янгын сүндерү-коткару часте бинасын, 3 Эчке эшләр министрлыгы бинасын, 11 җәмәгать судьялары бинасын ремонтлау күздә тотыла.

Тагын өч программа Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырылачак. Болар: 4 ветеринария берләшмәсе бинасын, 3 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасын һәм «РосСельхозЦентр» федераль учреждениесенең 3 бинасын ремонтлау.

Моннан тыш, башка республика программалары кысаларында 758 млн сумлык 76 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Болар: 15 башкарма комитет бинасы, 2 муниципаль архив, Росгвардия карамагындагы 7 бина, 32 хәрби комиссариат бинасы һәм 20 КФҮ.

Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Быел программага 42 муниципаль берәмлек җәлеп ителгән. Бу гомуми мәйданы 4 млн кв. метр чамасы булган 706 күп фатирлы йорт.

Программада 6 муниципаль берәмлектәге 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган. Программаны финанслау күләме - 9 млрд 65 млн сум.

ТКХ Фонды тарафыннан электрон аукционнар үткәрү эше оештырылган. Бүгенгә 293 күп фатирлы йортта подряд оешмасы билгеләнгән, 52 йорт буенча торг игълан ителгән.

Подряд оешмалары билгеләнгән 293 йортның 80ендә 5 муниципаль районда күп фатирлы йортта эшләр башланган. Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International