Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 485 мең га чәчелгән көзге культураларның 480 мең гектары, ягъни чәчүлекләрнең 98%ы яхшы кышлаганнар һәм канәгатьләнерлек хәлдә.
Россельхозцентр филиалы орлык материалын тикшерүне дәвам итә. 2026 ел уңышы өчен бөртекле сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш республика буенча 300 мең тонна, ягъни иминият фондын да исәпкә алып, 120% тәшкил итә. 210 мең тонна чәчү сыйфаты тикшерелгән, бу ихтыяҗның 85%ын тәшкил итә.
Шулай ук читтән кертелгән орлыкларның сатып алу да күзәтелә. Бүгенгә хуҗалыклар тарафыннан кукуруз орлыклары контрактлаштырылган - ихтыяҗның 65%ы, хуҗалыкларга планның 24%ы җиткерелгән; көнбагыш – 46%, хуҗалыкларга 10%ы кайтарылган; шикәр чөгендере – 70%, 10%ы кайтарылган.
Хуҗалыклар һәм агрохолдинглар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы бүгенге көндә урып-җыюның оптималь планын формалаштыру өчен төрле өлгерү сроклары булган сыйфатлырак орлыкларны сайлап алу мөмкинлеге барлыгын искәртте.
Ул шулай ук минераль ашламалар кертмичә тотрыклы уңыш алу мөмкин түгеллеген ассызыклады. Аларны туплау дәвам итә.
Бүгенгә, көзге кертемнәрне исәпкә алып, бер гектар чәчүлеккә 44,3 кг минераль ашламалар матдәсе сатып алынган. Әмма узган ел белән чагыштырганда 5,3 кг га артта калу күзәтелә.
Техниканы алдагы кыр эшләренә әзерләү төп бурыч булып кала. Авыл хуҗалыгы техникасының 20 февральгә әзерлеге түбәндәгечә. Тракторлар - 86%, чәчкечләр - 92%, чәчү комплекслары - 80%, туфрак эшкәртү агрегатлары - 90% әзер.
Техниканы ремонтлау өчен язгы кыр эшләренә 2,8 млрд сумлык запас частьләр сатып алынган, бу тиешле күләмнең 84%ын тәшкил итә.
Бүген үк урып-җыю техникасы өчен запас частьләр сатып ала башларга кирәк, дип ассызыклады министр.
Кыр эшләрен башкару өчен кадрлар мәсьәләсе элеккечә кискен булып кала. Кайбер районнар ел саен кадрлар мәсьәләсен яңадан әзерләү юлы белән хәл итә. Арча районы хуҗалыклары 15 хезмәткәрне агрокөллият базасында тракторчы-машинист һөнәренә күчергәннәр.
Актаныш, Кукмара, Саба, Чирмешән һәм башка районнар да белгечләрне яңадан әзерлиләр.
Өлкән курс студентларын сезонлы эшләргә җәлеп итү буенча эшне бүген үк башлау мөһим, дип саный Марат Җәббаров.
Шул ук вакытта, диде ул, тармакка кадрлар җәлеп итү хезмәт шартлары тудырмыйча мөмкин түгел.
"Язгы кыр эшләренә ике айдан да азрак вакыт кала, бу вакытны паркны әзерләүгә дә, мөмкин булганча аны модернизацияләүне күбрәк файдаланырга кирәк. Заманча технологияләр кулланмыйча нәтиҗәле җитештерүне тәэмин итеп булмый", - диде министр. Ул хәбәр иткәнчә, техниканы ремонтлауны 15 мартка төгәлләү бурычы куелган.
23-27 март көннәрендә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү комиссияләре узачак.