Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен оештырылган вакансияләр ярминкәсендә булды.
Зур вакансияләр ярминкәсе Ватанны саклаучылар көненә багышланган. Чара МХОдә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.
Вакансияләр белән теләгән һәркем Казандагы Милли китапханә мәйданчыгында таныша ала.
Вакансияләр ярминкәсендә алдынгы эш бирүче предприятиеләр катнаша. Бу кадрлар җитмәгән сәнәгать предприятиеләре, шулай ук медицина, транспорт, куәт структуралары һәм башка тармаклардан эш бирүчеләр.
Вакансияләр ярминкәсендә 3 меңгә якын вакансия тәкъдим ителәчәк, шулай ук потенциаль эш эзләүчеләр белән әңгәмә оештырылачак.
Ярминкәгә килүчеләрнең үз бизнесларын ачу буенча консультацияләр алу мөмкинлеге бар.
Алексей Песошин вакансияләр ярминкәсен йөреп чыкты һәм эшкә урнашу вариантларын шәхсән үзе бәяләде. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Эшкуарлык фондының «Минем бизнес» үзәге экспозицияләрендә булды.
Карау барышында ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатмалар бирде.
Алексей Песошин шулай ук Россия Герое Рәсим Баксиковның Милли китапханә мәйданчыгында уздырган батырлык дәресендә булды. Дәрестә «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре, Казан мәктәпләре укучылары катнашты.