Алексей Песошин Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды.

Чара Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланды. Һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Тантанада шулай ук ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Россия Герое, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, «Юнармия» хәрәкәтендә катнашучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International