Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте

2026 елның 28 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Югары Ослан һәм Мамадыш районнарындагы ике объектта мәктәпләрнең азык-төлек блогын ремонтлау башланган. Объектларның төп массасына җәйге каникуллар башлангач керешү планлаштырыла.

Балалар бакчаларында ремонт эшләре 18%ка үтәлгән. Эшләр 19 объектта алып барыла.

Ресурс үзәкләренә капремонт эшләре 19%ка үтәлгән. 5 объектта эшләр дәвам итә.

Тулай торакларда ремонт эшләре 11%ка үтәлгән. Хисап атнасында Бөгелмә районында бер объект төзелеп беткән.

«Сәламәтлек саклау" тармагында быел 96 объектта ремонт планлаштырылган. Шуларның 33 е - фельдшер-акушерлык пунктлары, алар буенча планлаштырылган эш күләменең 27%ы башкарылган. Эшләр 31 объектта алып барыла.

33 балаларга сөт ризыгы өләшү пунктында капиталь ремонт эшләре 45%ка үтәлгән. 21 объектта эшләр дәвам итә.

25 стационарны ремонтлау дәвам итә. Алар буенча үтәлеш 16% тәшкил итә. Эшләр 20 объектта алып барыла.  

Агымдагы елда планлаштырылган 5 поликлиниканың өчесендә ремонт эшләре башланган.

Алга таба - яшьләр сәясәте тармагы. 23 объектта ремонт планлаштырылган. 8 балаларны савыктыру лагере, 3 яшүсмерләр клубы, 5 психологик-педагогик ярдәм бинасы, шулай ук 7 яшьләр үзәге ремонтланачак. Балаларны савыктыру лагерьларында ремонт 45%ка башкарылган.

Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт Яңа Чишмә һәм Тукай районнарындагы ике объектта бара, гомуми үтәлеш 39% тәшкил итә.

Психологик-педагогик ярдәм биналарын ремонтлау 11%ка башкарылган.

Яшьләр үзәкләрендә ремонт 13% ка башкарылган. 5 объект эшли.

«Мәдәният» тармагында 38 объектны ремонтлау планлаштырыла.  Аларның 22 се - мәдәният йортлары, алар буенча бүгенге көнгә эшләр 15%ка үтәлгән. Эшләр 19 объектта алып барыла.

5 балалар сәнгать мәктәбендә ремонт эшләре 5%ка үтәлгән. Буа районында һәм Чаллыда ике объектта эшләр дәвам итә.

Тармакның башка 11 учреждениесендә ремонт 11%ка үтәлгән. Эшләр 4 объектта алып барыла.

Спорт министрлыгы линиясе буенча быел 25 объектта ремонт планлаштырылган. Агымдагы датага карата үтәлеш 8% тәшкил итә. 5 объектта эшләр бара.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча агымдагы елда 28 объект гамәлгә ашырыла.Бүгенгә үтәлеш 22% тәшкил итә.

«Экология» тармагында агымдагы елда 25 объект гамәлгә ашырыла. Программа буенча үтәлеш 30% тәшкил итә.

Бер программа буенча Урман хуҗалыгы министрлыгы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук Юстиция министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырылачак. Тагын өч программа Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла.

Урманчылыкларның 7 бинасында капиталь ремонт 36%ка башкарылган. 4 объектта эшләр дәвам итә.

Янгын депосының 23 бинасында ремонт эшләре 3%ка башкарылган. Эшләр 8 объектта алып барыла. Хисап чорында Зеленодольск районында бер объект төгәлләнгән.

Эчке эшләр министрлыгы биналарын ремонтлау агымдагы датага карата 10%ка башкарылган. Эшләр Лениногорск районында һәм Казанда ике объектта алып барыла.

Җәмәгать судьялары биналарына капиталь ремонт 12%ка башкарылган. 10 объектта эшләр дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча программалар буенча үтәлеш 37% тәшкил итә. Хисап чорында Түбән Кама районындагы бер объектта эшләр төгәлләнгән.

Башка республика программалары кысаларында быел шулай ук 76 объект гамәлгә ашырыла. Бу шул исәптән башкарма комитет биналарына капиталь ремонт ясау (үтәлеше - 37%), муниципаль архивларга ремонт ясау (үтәлеше - 9%), Росгвардия карамагындагы биналарга ремонт ясау (үтәлеше - 2%).

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы киңәшмә барышында республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының ничек баруы турында сөйләде. Агымдагы елда бу 42 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йорт. Программада 6 муниципаль берәмлектә (Әлмәт, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Түбән Кама районнары һәм Казан) 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган.

Торак-коммуналь хуҗалык фонды электрон аукционнар үткәрүне оештырган. Бүгенгә 363 күп фатирлы йортта подряд оешмалары билгеләнгән, 65 йорт буенча торглар игълан ителгән.

Подряд оешмалары билгеләнгән 363 йортның 9 муниципаль райондагы 92 күп фатирлы йортта эшләр башланган. Программа буенча үтәлеш 5% тәшкил итә. Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла. Эшкә апрель ахырына кадәр - эш графигы буенча керешәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International