Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Конкурс республикада 2007 елдан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан, 2012 елдан Татарстан Хөкүмәте химаясендә үткәрелә. Төп максаты - җәмәгать тәртибен тәэмин итү, яшьләргә хокукый тәрбия бирү һәм хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату.
Алексей Песошин ассызыклаганча, республикада иҗтимагый иминлекне тәэмин итү дәрәҗәсе югары булып кала. Моңа хокук саклау структураларының, хакимият органнарының, бизнес вәкилләренең һәм актив гражданнарның үзара хезмәттәшлеге ярдәм итә. «Имин шәһәр» системасын да кертеп, иминлекнең алдынгы технологияләрен финанслауны һәм гамәлгә кертүне, тәртип саклау буенча җәмәгать пунктларына ярдәм итүне һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен уңай шартлар тудыруны тәэмин итүче муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең роле аеруча зур.
"Безнең республика уникаль куркынычсызлык инфраструктурасын үстерүне дәвам итә – авыл участоклары өчен заманча административ-торак комплексларыннан алып, хокук тәртибенең профессиональ көчләренә актив ярдәм итүче ирекле халык дружиналарының нәтиҗәле системасына кадәр", - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, «Закон территориясе» республика конкурсы күп еллар дәвамында үзенең кирәклеген һәм актуальлеген күрсәтә. "Узган ел без муниципаль этапта җиңүчеләрдән 56 гариза алдык. Бүген республикабызның иминлеген тәэмин итүгә сизелерлек өлеш керткән сигез номинациядә иң яхшы вәкилләрне хөрмәтлибез",-дип өстәде ТР Премьер-министры.
Аннары Алексей Песошин «Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Алар-Казан (1 нче урын), Чаллы (2 нче урын) һәм Кукмара районы (3 нче урын) җитәкчеләре. Бу номинациядә шулай ук Лаеш һәм Алабуга районнары башлыклары да билгеләп үтелде.
Моннан тыш, бүген конкурс лауреатларына «Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен», «Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә керткән өлеше өчен», «Мәгариф учреждениеләре укучылары арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән өлеше өчен», «Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен, яшьләрдә һәм яшүсмерләрдә җәмгыятьнең хокукый нигезләренә хөрмәт тәрбияләүгә керткән өлеше өчен», «Хосусый сак оешмаларын җәлеп итеп, җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен», «Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен» һәм "Балигъ булмаганнарны иҗтимагый тәрбияләүгә керткән өлеше өчен" номинацияләрендә бүләкләр тапшырдылар.