Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
"Соңгы биш ел дәвамында илдә профилактик медицина көчәя барсын өчен төгәл курс бирелде. 2022 елдан башлап ел дәвамында тикшерү узарга тиешле кешеләр саны арта. Әйтик, безнең алда 2030 елга өлкән яшьтәге кешеләрнең 70%ына профилактик чаралар уздыру бурычы тора», – дип башлады брифингны республиканың сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев.
Узган 2025 елда Татарстанда 1 463 809 кеше диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерү узган. Профилактик чаралар барышында 126 мең яңа авыру очрагы ачыкланган: шуларның 45 меңе – йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, 1 859 очрак – яман шешләр, шулай ук 2 меңгә якын шикәр чире очрагы.
«2025 елда Татарстанда 193 мең предприятие хезмәткәре сәнәгать диспансеризациясен узды. Бу чараларны үткәрүдә меңнән артык юридик зат катнашты. Хезмәт коллективлары җитәкчеләренә үз хезмәткәрләренә сакчыл мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәм", - дип сөйләде Әлмир Абашев.
Моннан тыш, узган ел 27 мобиль диспансеризация пункты Татарстан авылларында яшәүчеләрдә 300 меңнән артык тикшерү уздырган. 42 803 кеше медицина учреждениеләренә озатылган.
Узган ел нәтиҗәләреннән сәламәтлек саклау министры 2026 елга планнарга күчте.
"Безнең планнарда диспансеризация кысаларында 1 483 868, тирәнтен диспансеризация кысаларында 5 040 һәм өлкәннәргә 195 192 профилактик тикшерү уздыру каралган. Быел Татарстанда репродуктив сәламәтлек диспансеризациясен 557 718 кеше узачак-чара "Гаилә" илкүләм проектында каралган", – дип сөйләде Әлмир Абашев.
Республиканың превентив медицинасындагы яңалыклар арасында: 40 яшькә кадәргеләр арасында атеросклерозны профилактикалау өчен канның липид профилен тикшерү. 18-39 яшьлек татарстанлылар бу тикшеренүне алты елга бер тапкыр уза ала. Липопротеин дәрәҗәсен тикшерү өчен яңа анализ кертелде – бу канда холестеринның нормаль дәрәҗәсе булганда да инфаркт куркынычын исәпләргә ярдәм итәчәк.
21-49 яшьлек хатын-кызлар өчен биш елга бер тапкыр аналык муентыгы яман шешен үстерү ихтималына йогынты ясый торган кеше папилломасы вирусы булуга тест өстәлгән.
"Ватанны саклаучыларга аерым игътибар биреләчәк. МХОдә катнашучыларны диспансерлаштыру алар Татарстанга килгәннән соң бер ай эчендә үткәрелә. Бездә шәһәр халкы өчен өч көннән дә соңга калмыйча һәм авыл халкы өчен диспансеризациянең беренче этабын узганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча өстәмә тикшеренүләр һәм консультацияләр оештырылачак», – диде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
Алты ел эчендә Татарстанда кан әйләнеше системасы авырулары 16,3%ка кимегән, дип хәбәр итте республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким.
2019 елда 100 мең кешегә 4815,5 очрак туры килгән. Шул вакыттан бирле күрсәткеч кимегән, гәрчә 2022 елда бераз үскән булса да. Бүген авыру 4030,1 очрак тәшкил итә.
"Авырулар динамикасы кими. Без йөрәк-кан тамырлары авыруларының куркыныч факторларын ачыкларга ярдәм итә торган профилактик чараларны активрак уздырабыз», – дип билгеләде Зөлфия Ким.
Аерым алганда, кан әйләнеше системасының иң киң таралган патологиясе булган йөрәк ишемиясе авыруы куркынычының төп факторларын нәкъ менә диспансеризациядә ачыклыйлар. Бу югары кан басымы, югары холестерин дәрәҗәсе һәм тәмәке тарту. Бу факторларның комбинациясе пациент үлеме куркынычын 75%ка арттыра.
"Диспансеризациягә без 18 яшьтән чакырабыз, хәтта сез йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалар сизмәсәгез дә. Барлык пациентларга без антропометрик мәгълүматларны, холестерин дәрәҗәсен, кандагы шикәрне, кан басымын бәялибез. Кардиограмма язабыз һәм абсолют һәм чагыштырма йөрәк-кан тамырлары куркынычын бәялибез. Пациентка табиб консультация бирә, ул диспансеризациянең икенче этабына җибәрә, әгәр моңа күрсәтмәләр булса", - дип аңлатты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы.
«2020 елдан башлап Татарстанда яман шешләр белән авыручылар саны арту 31,1% тәшкил итте һәм беренче тапкыр 100 мең кешегә 500 очрак бусагасыннан артып китте. Абсолют саннарда 2025 елда ачыкланган очраклар саны 20 371 булган, бу 2020 ел күрсәткеченнән 5 843 очракка күбрәк. Соңгы елда үсеш 899 очрак тәшкил итте", - дип статистиканы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов китерде.
Татарстанлыларда ешрак колоректаль, тире меланомасы, сөт бизе, үпкә һәм простата бизе яман шеше диагнозы куела. Шул ук вакытта диспансеризация аларны әле бернинди симптомнары да булмаган стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Онкология» юнәлеше буенча аналык муенында, сөт бизләрендә, юан эчәктә, простатада, үңәчтә, ашказанында һәм унике илле эчәктә яңа шешләрне ачыклау технологияләре каралган.
Нагуманов билгеләп үткәнчә, скрининг технологиясе төп шартларны үтәгәндә нәтиҗәле эшли: скрининг белән 70%тан да ким булмаган күләмдә колачлау; даимилек ике елга бер тапкырдан да сирәгрәк түгел.
"Медицина оешмаларының бу юнәлештә активрак эшләве тикшерелгәннәрнең санын арттырырга мөмкинлек бирде, бу беренче тапкыр ачыкланган очракларның күбрәк булуында чагылды. Шуңа да карамастан, планлы бирем күләме һәм анда халыкның катнашуы арасында сизелерлек аерма бар. Бу диспансеризациягә килмәгән ватандашларыбызның шактый контингенты бу мөмкинлектән файдаланмаган дигән сүз", - диде Эдуард Нагуманов.
Диспансерлаштыру нәтиҗәсе төп күрсәткечләрнең берсе – бер еллык үлем мисалында ачык күренә. Күрсәткеч кими.
«Безнең һәрберебезгә ММИ полисын беркетү урыны буенча поликлиникага диспансеризациягә килергә һәм үз сәламәтлеген саклап калу мөмкинлекләрен арттырырга гына калды. Сүз уңаеннан, Республика онкодиспансеры коллективы ел башында ук диспансеризация узды", - дип билгеләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы.
ТР сәламәтлек саклау министры профилактик чаралар үткәрүдә төп өч юнәлешне билгеләде: һәркем файдалана алырлык ярдәм күрсәтүне тәэмин итү; технологияләрне үстерү; халык белән аралашу.
"Безнең бурыч - яңа ачыкланган авыруларның 100%ын диспансер күзәтүенә алу. Ә пациентларга табиблар куйган диагнозларга игътибар итәргә һәм вакытында учетка басарга кирәк", - дип ассызыклады Әлмир Абашев.