Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, Татарстан Россия төбәкләре арасында алдынгы урында тора. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме 5,7 трлн сум тәшкил иткән - бу субъектлар арасында 6 нчы урын. Сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы күләме буенча республика 4 нче урында, төп капиталга инвестицияләр – 5 нче урында, төзелеш - 2 нче урында, ваклап сату әйләнеше – 6 нчы урында.
"Гражданнарыбызның профессиональлеге һәм максатчанлыгы аркасында Татарстан тышкы авырлыкларны ышанычлы җиңеп чыга һәм социаль-икътисадый үсеш юлында алга таба хәрәкәтен дәвам итә. Фидакарь хезмәтегез һәм республикабыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез», - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Алексей Песошин.
Ул билгеләп үткәнчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2025 елда гына да мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, парклар, скверлар, шулай ук юл инфраструктурасы объектларын кертеп, 468 объект төзелгән, ремонтланган һәм модернизацияләнгән. Икътисадның социаль тармакларын цифрлаштыру, яшьләргә һөнәри белем бирү һәм патриотик тәрбия бирү буенча чаралар гамәлгә ашырылды. Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтелә. Икътисадның уңышлы үсеше республикага мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирә, аларның төп максаты – гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.
Бүген илдә Мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Алексей Песошин Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: «Сез республика территориясендә яшәүче халыкларның бай мәдәни мирасын һәм милли традицияләрен саклауга һәм ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Безнең республика үзенең күп милләтле һәм күп конфессияле җәмгыяте белән дан тота, анда төрле халык вәкилләре тату һәм дус яши, бер-берсенең мәдәниятен саклый һәм баета». ТР Премьер-министры Казанның быел Ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртүенә игътибар итте. Чараларның рәсми башлану тантанасы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узачак.
Шулай ук 2026 ел Ватан мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре – шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгы һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгы. Алексей Песошин билгеләп үтелгән вакыйгалар кысаларында булачак чаралар ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Халыклар бердәмлеге елының якты сәхифәләре булачагына ышаныч белдерде.
"Бердәмлек һәм батырлык - гади сүз генә түгел, ә безнең алгы сызыктагы җиңүләребезнең һәм тылдагы армый-талмый уңышларыбызның ныклы нигезе. Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән, 2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле татарстанлылар ныклык һәм каһарманлык күрсәтәләр. Безнең уртак бурыч - хәрбиләргә, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү, шулай ук әйләнеп кайткан ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыру», - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.
Алексей Песошин ассызыклаганча, дәүләт бүләкләре лауреатлары республиканың иминлегенә һәм чәчәк атуына зур өлеш кертәләр. "Бүген бу залда Татарстанның чын патриотлары җыелды. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим һәм лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм!"- дип өстәде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. Аннары бүләкләр тапшырылды. Лауреатлар арасында: сәнәгать, төзелеш һәм транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре, фәнни һәм медицина даирәләре, мәдәният тармагы, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгариф һәм спорт өлкәсе вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры урынбасары Андрей Хашов бүләкләнде. «Ата-ана даны» ордены медале белән 5 бала әти-әниләре Илдар һәм Ләйлә Ситдыйковлар бүләкләнде. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален «Россия Кызыл Хачы» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге әгъзасы Юрий Анисимовка, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Кытайны өйрәнү һәм Азия-Тын океан тикшеренүләре кафедрасы профессоры, «Хәтер Китабы» редакциясенең баш мөхәррире Рамил Вәлиевка, «Алабуга» МИЗ өлкән белгече Исмәгыйль Гатаулловка тапшырылды.
Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән горизонталь юнәлешле бораулау белгечләренең Халыкара ассоциациясе президенты Александр Брейдбурд, «Казан" халыкара аэропорты» акционерлык җәмгыятенең баш энергетигы Олег Дуреев, Казан шәһәр филармониясенең концерт бүлегенең сәнгатьле укучысы – нәфис сүз остасы Ольга Завьялова, Казан шәһәренең «Уникс баскетбол клубы» җирле иҗтимагый оешмасының слесарь-сантехнигы Фидаиль Рамазанов, Республика тире-венерология клиник диспансерының 2 нче стационар бүлеге табиб-дерматовенерологы, стационар бүлек мөдире Фәридә Садыйкова, ТР Югары Суды судьясы Валентина Селиваненко, Бөтенроссия расходометрия фәнни-тикшеренү институты – Бөтенроссия метрология фәнни-тикшеренү институты филиалы директоры урынбасары Алексей Тайбинский, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры урынбасары Жанна Ушакова, юл төзелеше өлкәсендә белгеч Рәшит Хаҗипов бүләкләнде. 5 бала анасы Дилүзә Мисбаховага Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырылды. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды бүлеге башлыгы Елена Галиева һәм Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин бүләкләнде.
Тантанада катнашучылар шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә, РФ Президентының Рәхмәт хатына лаек булдылар.