Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Шимбә киңәшмәсе гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, быел «Мәгариф» тармагында 4 федераль һәм 4 республика программасы кысаларында 170 объект ремонтланачак. Инде 60 объект эшләнә. 63 гомуми белем бирү оешмасын ремонтлау буенча программа чаралары 18%ка үтәлгән.
Моннан тыш, азык-төлек блокларын ремонтлау эшләре алты объектта алып барыла. Программа җәйге каникуллар башлану белән тулы көченә керәчәк.
Бүгенгә балалар бакчаларын ремонтлау эшләре 28%ка үтәлгән.
Ресурс үзәкләренә капиталь ремонт эшләре 28%ка үтәлгән. 6 объектта эшләр дәвам итә.
Тулай торакларны ремонтлау эшләре 22%ка үтәлгән. Соңгы ике атнада Спас районының Болгар шәһәрендә объект төзелеп беткән.
«Сәламәтлек саклау" тармагында быел 96 объект ремонтланачак. Аларның өчтән береннән артыгы - фельдшер-акушерлык пунктлары, алар буенча үтәлеш планлаштырылган күләмнең 47%ын тәшкил итә.
Балалар өчен сөт ризыкларын өләшү пунктларын ремонтлау, хисап чорында Казан шәһәрендә тәмамланган объектны исәпкә алып, 66%ка җиткән.
Стационарларны ремонтлау эшләре дәвам итә. 21 объект эшли. Хәзерге вакытта үтәлеш 25% тәшкил итә.
5 сырхауханәдә капиталь ремонт эшләре 9%ка үтәлгән.
Нотыкчы яшьләр сәясәте тармагындагы эшләр турында хәбәр итте. Монда 23 объектта ремонт планлаштырылган. Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы 64%ка үтәлгән.
Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында ике объектта алып барыла. Гомуми үтәлеш 51% тәшкил итә.
Подрядчылар быелга ремонт ясау планлаштырылган барлык 5 психологик-педагогик ярдәм бинасында да эшлиләр. Гомуми эш күләменең 15%ы башкарылган.
Яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт 20%ка башкарылган. 5 объектта эшләр бара.
«Мәдәният» тармагы буенча республика һәм федераль программаларга 38 объект кертелгән. Аларның иң зур өлеше - авыл мәдәният йортлары, алар буенча үтәлеш 24%ка бәяләнә. Хисап чорында Кукмара районында объект төгәлләнгән.
4 балалар сәнгать мәктәбендә ремонт эшләре 16%ка үтәлгән. Аксубай һәм Саба районнарында һәм Чаллыда өч объект эшли.
Тармакның башка 12 учреждениесендә капиталь ремонт буенча ремонт эшләре 12%ка үтәлгән. 7 объектта эшләр дәвам итә.
ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча быел 25 объектта ремонт планлаштырылган. Программа эшләренең үтәлеше 12% тәшкил итә. 11 объектта эшләр дәвам итә.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча капремонт 49%ка үтәлгән.
«Экология» тармагы буенча быел 25 объект гамәлгә ашырыла. Эшләр 39%ка үтәлгән. Соңгы ике атнада Буа районында объект төзелеп беткән.
Бер программа буенча Урман хуҗалыгы министрлыгы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук Юстиция министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырылачак. Моннан тыш, өч программа авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла.
Урманчылыкларның 7 бинасында капиталь ремонт 40%ка башкарылган.
Янгын депосы биналары 6%ка ремонтланган. Эшләр 16 объектта алып барыла.
Эчке эшләр министрлыгы биналарын ремонтлау эшләре 6%ка үтәлгән.
Эшләр Казанда бер объектта алып барыла. Җәмәгать судьялары биналарына капремонт буенча эшләр 21%ка үтәлгән.
10 объектта эшләр дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча башкарылган эшләр бүгенге көнгә 58% тәшкил итә.
Тагын 76 объект башка республика программалары кысаларында ремонтлана. Әйтик, Башкарма комитет биналарына капиталь ремонт 69%ка башкарылган. Хисап чорында Спас һәм Сарман районнарында ике объект төзелеп беткән.
Муниципаль архив биналары 14%ка ремонтланган. Эшләр Лениногорск районында бер объектта алып барыла.
Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау Казанда ике объектта бара. Үтәлеш 8% тәшкил итә.
Хәрби комиссариатлар биналарын ремонтлау 23%ка башкарылган.
КФҮ биналарына капиталь ремонт 46%ка башкарылган.
Дамир Шәйдуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Агымдагы елда бу 41 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йорт. Программада 6 муниципаль берәмлектәге 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган. Программаны финанслау күләме - 9 млрд 65 млн сум.
Эшкә 16 муниципаль райондагы 169 күп фатирлы йортта керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 9%ка үтәлгән. Башка объектларга эш графигы буенча агымдагы елның апрелендә керешү планлаштырыла.