Рөстәм Миңнеханов: “Плазма препаратлары Татарстанга кайтачак”

2008 елның 15 декабре, дүшәмбе
Бүген Казанда плазма үзәге ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” югары советының бюро әгъзасы, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Татьяна Яковлева, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, “Россия сәламәтлек саклау күзәтчелегенең Кан препаратлары сыйфатына экспертиза ясау һәм донор плазмасының фракцияләнүен тикшерү Идел буе округ медицина үзәге” федераль дәүләт учреждениесенең төбәк үсеше буенча генераль директор урынбасары Евгений Сметанин катнашты.
Казан плазма үзәге елына 30 тонна плазма әзерләүгә исәпләнгән. Плазма үзәге плазманы җыю, туңдыру һәм саклау өчен кирәкле заманча җиһаз белән җиһазландырылган. Монда донорлар һәм персонал өчен максималь комфортлы шартлар тудырылган. Плазма автоматик плазмоферез дигән иң нәтиҗәле метод белән әзерләнә.
Плазмоферезның бөтен процессы баштан ук донорлар өчен тулы куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлгән. Донор кагыла торган бөтен система һәм инструмент һәркем өчен аерым һәм бер тапкыр гына кулланыла. Казан плазма үзәге Россия Федерациясендә иң зурларның берсе булып тора. Ул серологик скрининг һәм донор плазмасын NAT-тестлаштыру лабораториясе һәм донорларны кыска вакытта тикшерүнең югары сыйфатлылыгын гарантияли торган башка заманча диагностик һәм аналитик җиһаз белән җиһазландырылган. Лабораториядә тикшерүләрне тулысынча автоматик режимда алып барырга мөмкинлек бирә торган яңа җиһаз бар.
Рөстәм Миңнеханов теләсә кайсы ииновациянең безне монда куелган дәрәҗәгә көйләргә тиешлеген билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, плазма үзәктә тәкъдим ителгән бик югары дәрәҗәдәге технологияләр алдынгы тәҗрибә мәктәбе булачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры донорлар һәм киләчәктә плазма препаратлары кирәк булачак кешеләр өчен плазма үзәгендәге җиһаз һәм андагы шартларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең мөһимлеген аеруча ассызыклап үтте. Журналистларның сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов киләчәктә республика кан әзерләү системасын яңартырга кирәк булачагын билгеләп үтте.
Күпчелек өлеше препаратлар җитештерүгә киткәч, республикага донорлар каны җитәрме, һәм донорлар санын арттыру нәрсә хисабына тәэмин ителәчәк? Бу – журналистларны борчыган төп мәсьәлә. “Бүгенге көнгә әзерләнгән канның 30 проценты төрле сәбәпләр аркасында утильләштерелә, донор булуга омтылыш, алдынгы илләр белән чагыштырганда, якынча 3 тапкыр түбәнрәк. Ә бит безнең илдә донорлык өчен акча түлиләр, алдынгы илләрдә ул – түләүсез процедура. Бу безнең мөмкинлекләребезнең чыннан да зур булуы турында сөйли. Ә монда без бу эшнең чынлап та куркыныч тудырмавын һәм һәркемгә кирәк булуын күрсәтәбез”, - дип ассызыклады Айрат Фәррахов.
“Бездә Россиянең кан препаратларына булган ихтыяҗы – 40 процентка, плазмага ихтыяҗы 10 процентка гына канәгатьләндерелә. Ә хәзер кешеләрнең күбесе нәкъ менә плазма препаратларына мохтаҗ. Татарстандагы авырулар плазма препаратлары белән иң беренче чиратта тәэмин ителәчәк. Татарстан, чыннан да, бездә - инновацияләр, инвестицияләр үзәге, монда бик әйбәт административ ресурс бар һәм эшләү теләге бик зур”, - диде Татьяна Яковлева.
“Без препаратларны чикләүләрсез алачакбыз. Килешүгә кул куелган, плазма препаратлары нәкъ менә Татарстанга кайтачак, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Моның куркынычсыз икәнлеген, сәламәтлек өчен бернинди зыяны булмавын пропагандаларга, һәркемгә барып җитәрлек итеп күрсәтергә кирәк. Һәм бездә донорлар күпкә артыграк булачак”.
Шуны да искәртик: кан плазмасыннан дару препаратлары әзерләүнең Россия производствосын булдыру буенча инновацион федераль проектны тормышка ашыру кысаларында 2009 елда Кировта плазма һәм составында плазма булган дару препаратлары җитештерү заводын төзи башлау күздә тотыла. Завод кан плазмасының төп препаратларын – альбумин, венага салына торган иммуноглобулиннар, кан оешу сәләтенең VIII һәм IX факторлары хәзерләп чыгарачак.
Заводны чимал белән тәэмин итү өчен, Киров өлкәсе күршесендә урнашкан төбәкләрдә плазма үзәкләре челтәрен ачу турында карар кабул ителде. Татарстанда иң зур төбәк челтәрен - елына якынча 105 тонна кан плазмасы әзерләрлек проект егәрлеге булган 12 плазма үзәген ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта республикада кан әзерләү күләме, республика кан җибәрү станциясе көче белән, елына 48 мең литр тәшкил итә. Татарстанда донорлык күрсәткече буенча 1 мең кешегә 17 донор туры килә.
Бу чараларның барысын да үтәү Татарстанга 1,2 млрд. сумнан артык федераль инвестицияләр кертү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, яңа объектларны эшләтеп җибәрү республикада өстәмә эш урыннары – якынча 230 урын булдыра, шул исәптән врач-трансфузиологлар – 37 кеше, фельдшер-лаборантлар һәм шәфкать туташлары – 103 кеше.
Бүген шулай ук Казан плазма үзәгендә Беренче каналдагы Елена Малышева алып бара торган “Здоровье” (“Сәламәтлек”) программасын төшерү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International