ТР Хөкүмәте Йортында ТР телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды

2026 елның 24 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Уртак утырыш кысаларында 2025 елда Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын үтәү буенча башкарылган эшкә йомгак ясалды, шулай ук Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча төп чаралар планын үтәүнең барышы каралды.

Утырышка совет, оештыру комитеты әгъзалары, чакырылганнар, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

2025 елда Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнары үтәлеше турындагы нотык белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясады.

Мамадыш муниципаль районында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарның үтәлеше һәм районда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә багышланган чаралар уздыру турында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин сөйләде.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча төп чараларның республика планын тәкъдим итте.

"Татарстанның барлык мәктәпләрендә Тукай юбилее алдыннан аның иҗатына багышланган мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр узачак. Алда шулай ук колачлы «Татарча диктант» һәм «Мин татарча сөйләшәм» гамәлләре, – диде Ирада Әюпова.

Моннан тыш, шагыйрьнең 140 еллыгына Габдулла Тукайның рус телендә алты томлык әсәрләре әзерләнгән. Аңа моңарчы рус теленә тәрҗемә ителмәгән әсәрләре дә кергән.

Зур реконструкциядән соң Кырлай авылында Габдулла Тукай музей комплексы 25 апрельдә ачылачак, дип хәбәр итте Ирада Әюпова. "Арча районының Кырлай авылында музей комплексын тулысынча реконструкцияләү тәмамлана, яңа экспозиция булдырыла. Ачылу тантанасы 25 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак", - диде ул.

Алексей Песошин, Советның 2025 елдагы һәм 2026 елның беренче кварталындагы эшенә йомгак ясап, төп индикаторларның үтәлүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта ел саен «Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә билгеләнгән тәртиптә бастырып чыгарылган норматив хокукый актлар өлеше» индикаторы ирешү өчен иң проблемалы индикатор булып кала. Бу индикаторның үтәлешен контрольдә тотарга һәм норматив хокукый актларның вакытында тәрҗемә ителүен һәм бастырып чыгарылуын тәэмин итәргә кирәк, дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук «Рәсми сайтларда урнаштырылган дәүләт телләрендә синхронлаштырылган яңалыклар хәбәрләре өлеше» индикаторын үтәүгә аерым игътибар бирергә кушты. Еш кына яңалыкның бары тик бер дәүләт телендә генә урнаштырылуы һәм соңрак икенче дәүләт телендә пәйда булуы күзәтелә, шул ук вакытта актуальлеген югалта. Ул ике дәүләт телендә яңалыклар урнаштыруның синхронлыгын контрольдә тотарга кушты.

"26 апрельдә без Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештыру мөһим. Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча төп чаралар планы кабул ителде, эш бара, республика планы чараларын билгеләнгән срокларда гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк, - диде Алексей Песошин. - Бүгенге утырыш барышында барлык кушылганнарны беркетмә рәвешендә үтәүне сорыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International