Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында ОПЕК ның гадәттән тыш сессиясендә катнаша
2008 елның 17 декабре, чәршәмбе
Бүген, 17 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Оранда (Алжир).
Шуны да искәртик: Алжирның бу шәһәрендә бүген Нефтьне чит илгә чыгара торган илләр оешмасы – ОПЕК ның (Organization of the Petroleum Exporting Countries – OPEC) гадәттән тыш сессиясе ачылды. Чара дөньякүләм икътисади кризис шартларында нефтькә бәяләрне стабильләштерү мәсьәләсенә багышланды. ОПЕК әгъзалары булган 13 илдән тыш, гадәттән тыш утырышта күзәтүчеләр сыйфатында шулай ук Россия, Оман, Азәрбайҗан, Сирия кебек нефть чыгару белән шөгыльләнә торган илләр катнаша. ОПЕК ның гадәттән тыш сессиясендә Россия делегациясен вице-премьер Игорь Сечин җитәкли. Делегация составында – Россиянең энергетика министры Сергей Шматко, “Роснефть”, “Лукойл”, Сургутнефтегаз” компанияләре вәкилләре һ.б. Татарстан Республикасыннан Россия делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “Татнефть” ААҖ нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов.
Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, ОПЕК оешмасына керми торган бөтен күзәтүче илләр җитештерүче һәм чит илгә чыгаручы илләрнең мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү кысаларында, ОПЕК ның дөнья базарында углеводород чималына бәяләрне стабильләштерү өчен нефть чыгару күләмен киметү турындагы карарларын тулысынча хупладылар. ОПЕК саммитында 2009 елның 1 нче гыйнварыннан нефть чыгаруны тәүлегенә 2 млн. баррельгә кадәр киметү турында карар кабул ителде. Шуның белән бергә, Россия вице-премьеры Игорь Сечин Россиянең нефть белән тәэмин итү күләмен, бәяләрнең агымдагы күрсәткече сакланган хәлдә, гомумән алганда, 16 млн. тоннага кадәр, ягъни тәүлегенә 320 мең баррельгә киметергә әзер булуын әйтте. Бөтендөнья нефть базарында бәяләрнең агымдагы күрсәткече сакланган хәлдә, Россия нефть комплексы киләсе елда тәэмин итү күләмен 16 миллион тоннага (тәүлегенә 320 мең баррельгә) киметергә мәҗбүр булачак. Шулай ук инвестицияләр күләмен дә киметергә туры киләчәк, бу якын киләчәктә нефть чыгаруны тагын да радикаль киметүгә китерергә мөмкин”, - диде Игорь Сечин.
“ОПЕК җитәкчелеге белән булган сөйләшүләр нәтиҗәсе буларак, ОПЕК секретариаты һәм Россия Энергетика министрлыгының уртак эшлекле төркеме оештырылачак. Ул, бөтендөнья нефть тармагындагы бергәләп эшләвебезне таләп итә торган аеруча мөһим проблемаларны чишү максатыннан, үзара килешенгән юлларны табу белән шөгыльләнәчәк. Россия Федерациясенә ОПЕКта даими күзәтүче статусын бирү дә тагы да тыгызрак координациягә китерер дип саныйбыз”, - диде Сечин. Ул ОПЕК чараларының берәрсен Россиядә үткәрү турындагы Россия делегациясе тәкъдименең алдан яклау табуын әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз