Татарстан Республикасы Президенты нефть тармагының әйдәүче мәгариф учреждениеләрендә булды

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Көньяк-көнчыгышына эш визиты кысаларында Лениногорск нефть техникумында һәм Әлмәт дәүләт нефть институтында булды, алар "Татнефть"ААҖ төзегән мәгариф кластерына керәләр.

Лениногорск нефть техникумы 1957 елда Нефть чыгару министрлыгы тарафыннан кичке уку рәвешендә оештырылган. 1966 елда көндезге, кичке һәм читтән торып уку рәвешендә үзгәртеп корылган.

Бүген техникумда 1200 студент көндезге укуда һәм 300 – читтән торып укуда. Ел саен техникумны 400гә якын нефть тармагы белгече тәмамлый, тәмамлаучыларның 96%ы “Татнефть”, “Газпром”, “Сургутнефтегаз”, “Сибнефть”, “ЮКОС”, “Лукойл”, “Роснефть” кебек эре компанияләргә урнаша.

Ел саен “Татнефть” компаниясенең структур бүлекчәләрендә 600 студент практика уза.

Техникумда Рөстәм Миңнехановка уку сыйныфлары, лабораторияләр күрсәттеләр, Татарстан Республикасы Президенты студентлар белән аралашты.

Соңрак Әлмәттә Татарстан Президенты Әлмәт дәүләт нефть институтының фәнни-мәгариф үзәгендә булды. Җитештерүгә автоматлаштырылган идарәнең фәнни-мәгариф үзәге 2009 елда “Татнефть” ААҖ финанс ярдәме белән ӘДНИ базасында оештырылган. Үзәкнең махсуслаштырылган уку-фәнни лабораторияләре атаклы бөтендөнья компанияләренең: Yokogawa (Япония), Roxar (Норвегия), Emerson, Honeywell, Lufkin Automation, Rockwell Automation, HP (АКШ), Vega, Samson (Германия) компанияләрнең заманча технологик җайланмалары белән җиһазландырылган. Бу компанияләрнең җайланмалары “Татнефть” ААҖ һәм “Танеко” ААҖ компанияләрендә дә файдаланыла.

Автоматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләре профильле кафедрасының барлык мөгаллимнәре Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы уку үзәкләрендә әзерлек узган. Кайбер студент-автоматчиклар Yokogawa фирмасының Зеленоград филиалының мәгариф үзәгендә практика уза.

ФМҮ эшчәнлегенең барлык төп юнәлешләре буенча даими рәвештә уку семинарлары, квалификация арттыру курслары уздырыла, методик материаллар эшләнә һәм камилләштерелә.

Уку йортларын карап чыкканнан соң Татарстан Президенты Әлмәттә республика сәнәгате өчен белгечләр әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International