Рөстәм Миңнеханов: "Икътисадның киләчәк үсеше кадрларны әзерләү системасыннан башка мөмкин түгел"

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика икътисады тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлар, муниципаль берәмлек җитәкчеләре, предприятие һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстанның киләчәк инновацион үсеше, аның икътисадын модернизацияләү югары квалификацияле кадрлар әзерләү системасыннан башка мөмкин түгел, диде ТР Президенты үз чыгышында. Аның сүзләренә караганда, киңәшмә үткәрү урыны очраклы сайланмаган: бүген анда катнашучылар бу юнәлештә “Татнефть” эшчәнлеге белән танышты. Нефть компаниясенең кадрлар әзерләү үзәге тәҗрибәсе икътисадның башка тармагында да шундый үзәкләр булдыру зарурлыгы турында сөйли.

Әлмәт технология һәм Лениногорски нефть техникумнары “Татнефть”кә кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән һәм бу аларны көндәшлелеккә сәләтле итә. Производстволарны модернизацияләүгә кадрлар кытлыгы комачаулый, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Бу проблема ТРның Кама җитештерү кластеры кебек икътисади үсеш нокталарында кискен тора. “Алабуга” МИЗ нда эш урыннары аз дигәндә өч тапкыр артырга тиеш. Ә инжиниринг үзәкләре булдыру яңа дәрәҗәдәге инженерлар пәйда булуын таләп итә, дип өстәде Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, гуманитар юнәлештә кадрлар артык күп әзерләнү күзәтелә. Нәтиҗәдә, чыгарылыш сыйныф укучылары һөнәр түгел, ә вуз сайлый килеп чыга.

Шулай да Татарстан һөнәри белем бирү системасы Россиядә иң эре системаларның берсе булып тора, дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Республикада 61 һөнәри белем бирү йорты бар, агымдагы елның августыннан алар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына тапшырылган. Киләсе елдан башлап гамәлдәге мәгариф учреждениеләре базасында ресурс үзәкләре ачу башлана. Бу идея “Татнефть” тәҗрибәсеннән, аларны барлык тармаклар өчен модель буларак кулланырга мөмкин, дип искәртте министр. Аның сүзләренә караганда, барлык ресурс үзәкләрен финанслауда “Татнефть” үрнәге буенча предприятиеләр катнашу зарур. Барлыгы андый үзәкләр 20-25 булырга тиеш.

Урта һөнәри белем бирү системасын мәгълүматлаштыруны тагын бер бурыч, дип белдерде министр. Моның өчен 2014 елда 15 сынау учреждениесе алыначак, ә 2015 елда мәгълүматлаштыру барлык учреждениедә булырга тиеш.

Ел саен база сәнәгать предприятиеләре буенча квалификацияле эшчеләр һәм белгечләр әзерләүгә ихтыяҗ 6,5 мең кешедән артык тәшкил итә. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белдерде. Эшче белгечлекләренә ихтыяҗ 5 мең кешедән артык, югары белемле инженер кадрларына – 1,5 мең чамасы. Хәзерге вакытта 109 предприятие мәктәпләр һәм мәктәптән тыш эш үзәкләре белән 257 килешү төзегән.

“Барыбыз да хезмәт кешесе статусын күтәрүдә, эшче һәм инженер һөнәрләрен пропагандалау белән кызыксынабыз”, - дип белдерде министр.

Рөстәм Миңнеханов докладчылар чыгышларын шәрехләп, предприятиеләргә катгый таләпләр куюны таләп итте, бары тик кайберләре генә кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә, ә бу хәрәкәт ике яклы булырга тиеш. Ул “Татнефть” белән Серго исемендәге заводны мисал итеп китерде.

Республика башлыгы төбәктән талантлы яшьләрнең китү проблемасын да кузгатты. Киресенчә, башка төбәкләрдән талантлы яшьләрне Татарстанга җәлеп итү зарур. Ул шулай ук эшче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү турында да белдерде. Бу өлкәдә системалы эш алып бару кирәк, диде Р.Миңнеханов.

Аннары киңәшмәдә Татарстанда 2014-2020 елларга һөнәри белем үсеше программасы тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов аны гыйнварда ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул итүне йөкләде.

“Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев нефть-газ фәнни-мәгариф кластеры эше хакында сөйләде.

Киңәшмә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән “РИМЕРА” ЯАҖ арасында кадрлар әзерләү буенча хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International