РФ Пенсия фонды Идарәсе рәисе: “Без Татарстанга мәгълүмат технологияләрен үстерүләре өчен рәхмәтле”

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының бүлеге Рәисе IT-технологияләрне кертү буенча әйдәп баручы, аннан аларны бөтен ил буенча кулланалар. Мондый фикерне Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе рәисе Антон Дроздов Казан ратушасында узган РФ Пенсия фонды Идарәсенең киңәйтелгән утырышы барышында белдерде. Утырышта шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Антон Дроздов Рөстәм Миңнехановка РПФ Идарәсе утырышын Татарстанда үткәрергә чакыруы өчен рәхмәт белдерде. А.Дроздов сүзләренчә, республика мәгълүмат технологияләре өлкәсендә лидер буларак танылган, ә ТР буенча РПФ бүлеге үз чиратында -электрон багланышларның төрле юнәлешләре буенча әйдәп баручы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика федераль рейтингларда тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарда тора, РФнең инвестицион яктан иң кызыклы төбәгенә әверелде.

Республиканың социаль-икътисадый тормышында җитди рольне куелган мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп килүче ТР буенча РПФ бүлеге уйный. Ул Россиядә иң эреләрнең берсе, берничә күрсәткеч буенча беренче унлыкка керә. Мәҗбүри пенсия иминияте системасында 4 миллионга якын счет регистрацияләнгән, аларда 64 млрд сумга гражданнарның пенсия хокуклары теркәлгән. Татарстанда Пенсия фонды 11 айда 128 млрд сум акча сарыф иткән.

«РПФ бүлеге үсешенең стратегик приоритеты итеп без дәүләт хезмәт күрсәтүләренең сыйфатлы будуын саныйбыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Россия Пенсия фондының 2013 ел буенча эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елга алдынгы мәсьәләләре турында нотык белән РПФ рәисе Антон Дроздов чыгыш ясады. 

2013 елда хезмәт пенсиясе уртача 10741 сум булган. 

Антон Дроздов хәбәр итүенчә, 78 миллионга якын кешенең пенсиянең тупланма өлеше бар – бу тиешле идарәне таләп итә, шуңа күрә пенсия тупланмаларын гарантияләү системасы кертелә.  

Россия Пенсия фонды Идарәсе рәисе уздырыла торган пенсия реформасы, бизнеска йөкләмә саклануы һәм бюджетка йөкләмә кимүе сакланса, түләүләр дәрәҗәсенең гарантияле саклануын күз алдында тота. 2030 елга уртача пенсия 2,5-3 яшәү минимумы кадәр булырга тиеш.

Журналистларга биргән интервьюда Антон Дроздов ТР буенча РПФ эшен югары бәяләде. “Биредә авыр пилот проектлар ашырыла, һәм без республика җитәкчелегенә монда алга таба бөтен Россия буенча тиражлана торган заманча мәгълүмат технологияләрен үстерүләре өчен бик тә рәхмәтле”, - дип белдерде А.Дроздов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча РПФ бүлегендә кертелә торган IT-технологияләр бер яктан халык белән элемтәне җиңеләйтергә, ачыклыкны тәэмин итәргә юнәлдерелсә, икенче яктан республика җитәкчелегенең РПФның мәгълүмат базасын куллануда ихтыяҗы бар, аның өчен дә заманча мәгълүмат технологияләре кирәкле.

“Безнең “Электрон Хөкүмәт” буенча эшләнгән тәҗрибәбез, безнең “Ачык Татарстан” системасы безнең Пенсия фонды белән багланышларыбызга яхшы туры килә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә мин РПФна һәм шәхсән Антон Дроздовка безнең идеяләрне хуплавы өчен рәхмәтле”.

“Пенсия фондының төгәл эшчәнлеге кешеләрнең кәефләренә уңай тәэсир итә”, - дип тәмамлады Татарстан Президенты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International