Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Bosch компаниясе арасында Теләкләр турындагы килешүгә кул куелды
2008 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Bosch (Robert Bosch GmbH (Bosch) компаниясе арасында Теләкләр турындагы килешүгә кул куелды.
Чарада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Документка Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин һәм Bosch ның Россиядәге генераль директоры Вис Херманн кул куйды.
Килешү партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүне, Bosch немец концернының Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары белән ике як өчен дә табышлы булган хезмәттәшлеген күздә тота.
Журналистларга Boschның Россиядәге генераль директоры Вис Херманн хәбәр иткәнчә, Теләкләр турындагы килешүгә кул кую компаниянең Россия белән дә, аның төбәкләре, аерым алганда, Татарстан белән дә мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Аның сүзләренә караганда, Bosch компаниясенең бу төбәктәге төп бурычы – куркынычсызлык системалары базарында үзенең урынын көчәйтү. “Киләчәктә без үзара бәйләнештә тору өлкәләрен киңәйтергә телибез”, - дип билгеләп үтте Вис Херманн әфәнде.
Шуны да искәртик: бүгенге көндә Bosch Татарстанның “КАМАЗ” ААҖ дигән предприятиесе белән актив һәм уңышлы хезмәттәшлек итә; Яр Чаллыда компаниянең бүлендек бүлекчәсе бар.
“Казанның 2013 ел Бөтендөнья Универсиадасын үзендә кабул итү хокукын яулап алуы безгә төрле юнәлешләр буенча яңа проектлар башлап җибәрү мөмкинлеге бирә”, - диде шулай ук Херманн әфәнде.
Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин журналистларга бүгенге Теләкләр турындагы килешүгә кул куюның Bosch компаниясе инициативасы булуын әйтте.
“Бу безнең өчен “КАМАЗ” ААҖ н компонентлар белән тәэмин итеп тору өлкәсендә, чыннан да, иң мөһим проект, - диде Марат Сафиуллин. – Bosch компаниясе автозаводны электр җиһазлары һәм бензин насосларына кайбер комплектлар белән тәэмин итүнең пионеры булып санала. Бүген без үзара бәйләнешебезне киңәйтергә телибез”.
Бүгенге очрашуда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең, Bosch компаниясе белән хезмәттәшлек итү өчен, һәрьяклы ярдәм күрсәтергә һәм максималь уңайлылык режимы белән тәэмин итәргә әзер булуын раслады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз