XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы бүген Казанда видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Россия Федерациясенең спорт министры, оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко алып барды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты ( ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә аша).
Утырыш башында Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, 2013 елгы җәйге Универсиаданы Казанда үткәрү тәҗрибәсе 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының югары дәрәҗәдә оештыралачагында ныклы ышаныч бирә.
"Казан 2013" башкарма дирекция җитәкчесе Владимир Леонов 2015 елгы Казандагы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионтының төп күрсәткечләре турындагы нотык белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул мондый чемпионат Россиядә беренче мәртәбә үтәчәген билгеләп үтте. Бу бик зур җаваплылык, дип әйтте Владимир Леонов.
Ул искәртте, 2013 елның июлендә үткән су спорт төрләре буенча чемпионат Барселонада булды, барлыгы 68 бүләк җыелмасы уйналды.
Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 2015 елда 24 июльдән 9 августка кадәр үткәреләчәк, үткәрү чоры расланган. Ярышларда 2,5 мең спортчы, 2 мең рәсми зат, 180-185 ил вәкилләре катнашачак.
Ярышлар 6 төр буенча уза - йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү һәм су полосы, хай-дайвинг.
казанда 2015 елда 70 бүләк җыелмасы уйналачак, бу су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты тарихында рекордлы саны.
Ярышларны үткәрү кысаларында, FINA таләпләрен истә тотып, булган инфраструктураны кулланачаклар. Шул исәптән "Казан-Арена" стадионы да кулланылачак. "Казан-Арена" стадионы мәйданчыгында урнаштырылачак ике вакытлы бассейн да FINA таләпләренә туры килерлек итеп төзеләчәк. Владимир Леонов сүзләренчә, бассейнны төзиячәк белгечләр стадионның футбол кыры деформацияләнмиячәк.
2015 елда Казанда шулай ук "мастерс" категориясендә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионат үткәреләчәк - 2- 16 августта.
Владимир Леонов FINA (Халыкара йөзү федерациясе) белгечләренең инде ике тикшерү визиты булганын хәбәр итте - 23-27 сентябрьдә һәм 10 октябрьдә. Тикшерү визитлары кысаларында белгечләр ярышу һәм әзерләнү объектларын карап чыктылар. Чемпионатта катнашучыларны Универсиада авылында ушраштырачаклар дип планлаштырыла.
Россия Федерациясенең спорт министры, оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, чемпионатны уздыру концепциясе эшләнгән һәм аңлаешлы. Шуннан катнашучылар җиһазларга техник таләпләр турында сөйләште һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.