Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналисталары белән гадәти яңа ел алды очрашуында узып баручы 2013 елга йомгак ясады һәм республика өчен киләчәк бурычларны билгеләде. Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров, Татарстан Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнашты.
Татарстан Президенты 2013 елда республиканы социаль-икътисадый үстерү турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, быелның иң әһәмиятле вакыйгасы Казан шәһәрендәге Бөтендөнья җәйге универсиадасы булды. “Ул безгә шәһәребезне җитди рәвештә үзгәртеп корырга, инфрастурктура, күп кенә спорт объектлары төзергә – файдалы эшләр башкарырга мөмкинлек бирде, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безгә куелган бәя барлык планнарыбызны да тулысынча тормышка ашуны белдерә”.
Республика икътисадында үсешнең пландагы күрсәткечләренә ирешеп булмады, РҖП 2%ка артты һәм 1,52 трлн сум тәшкил итте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада 355 млрд сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынды, шулардан 191 млрд сумы – федераль бюджетка, 164 млрд сумы региональ бюджетка туры килә. “Татарстан –федераль бюджетка түләүчеләрнең иң эреләреннән берсе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм бу саннар, илнең куәтле регионы буларак, республикабызның потенциалы турында сөйли”.
Төп капиталга инвестицияләр күләме ел йомгаклары буенча 535 млрд сум тәшкил итә, бу үткән ел белән чагыштырганда 6,7%ка артык. “Бу икътисад үсеше кимүгә карамастан, Татарстанга инвестицияләр килә дигән сүз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше, IT-өлкәдә республиканың эре проектларын искә төшерде Рөстәм Миңнеханов. Республика авыл хуҗалыгында техниканы яңартуга Татарстан Республикасы бюджетыннан якындагы 3 елда 6 млрд сум бүлеп биреләчәк, бу программа нәтиҗәсендә, финанслашуны исәпкә алып, 15 млрд сум тоту карала..
2014 елда социаль үсешнең барлык программалары – ФАПлар төзү, мәктәпләргә капремонт ясау, ике контурлы казаннар кую һәм башкалар. Барлыгы 24 программага 12 млрд сум тотылачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2014 елның Мәдәният елы итеп игълан ителүен, ә Казанның Төрки дөньяның мәдәни башкаласы булачагын искә төшерде.
Журналистлар Татарстан Президентыннан генераль директорны алмаштыруга бәйле рәвештә “Татнефть” ААҖ язмышы турында сорадылар – Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Наил Мәһанов отставкага киткән Шәфәгать Тәһәветдинов курсын дәвам итәчәк.
“Мәскәү – Казан” югары тизлекле магистрален төзү турындагы сорауга җавап биреп, Татарстан Президенты ЮТМне “гасыр проекты” дип атады һәм магистраль республика тормышы сыйфатын кардиналь үзгәртәчәк дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов журналистларга хәбәр иткәнчә, храмнарга ут төртү эшенә озакламый нокта куелачак - гаеплеләр табылачак һәм үз җәзасын алачак, ә зыян күргән храмнар торгызылачак.
Татарстан Президенты Казандагы транспорт проблемасына карата да үз фикерен әйтте. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, ул урбанистика буенча белгеч Энрике Пеньялоса әйткән идеяне хуплый . “Бернинди яңа чишелешләр дә һәм юллар да безне бөкеләрдән арындырмаячак. Без заманча һәм уңайлы җәмәгать транспорты булдырырга, сыйфатлы һәм һәркем яллый ала торган такси оештырырга тиеш. Бөтендөнья буйлап эре мегаполислар да моның белән авырды, безгә дә авырырга туры киләчәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул футбол “Рубин”ының уенын тәнкыйтьләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, үз эшләре өчен зур акчалар алучы футболистлар, коллектив эчендә төрле конфликтларга бәйләнеп ятканчы, уен кырында бик тырышырга тиешләр.
Очрашу азагында Татарстан Президенты журналистларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа елда уңышлар теләде.