Татарстанда 16 майга 1 млн 840 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, план 58%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы ачыклык керткәнчә, коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 70%ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 725 мең кв. метрдан артык булган 80 күп фатирлы йорт.
Социаль ипотека программасы буенча еллык план 38%ка үтәлгән. Быел төзелеп бетәргә тиешле 108 йортның 10сы төзелеп беткән. Аларның гомуми мәйданы - 57 мең кв. м артык.
Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 61 мең кв.м. торак тапшырылган, ягъни планның 54%ы.
Аннары министр төзелеш объектларында тикшерүләр буенча мәгълүмат китерде: агымдагы ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 1 075 тикшерү уздырган, шул исәптән 677се читкә чыгып. Тәртип бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары 528 тапкыр кулланылган.
Шул ук вакыт эчендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан административ җаваплылык турында 214 карар чыгарылган. Гомумән алганда, ел башыннан ведомство тарафыннан 523 тикшерү оештырылган.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (БИТИ) белгечләре ел башыннан 990 тикшерү уздырган. Гомумән алганда, алар тарафыннан 2 100 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 1 925е төзәтелгән.
Санитар-экологик ике айлык кысаларында төзелеш объектларында санитария нормаларына аерым игътибар бирелгән. Әйтик, 1 апрельдән Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 336 тикшерү уздырган, алар барышында 44 хокук бозу очрагы ачыкланган. 57 беркетмә төзелгән. 6 юридик һәм 7 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, 1 млн 270 мең сумлык штраф салынган.
Төбәктә гадәттәгечә дүрт категорияне үз эченә алган аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү дәвам итә. Ятим балалар категориясендә - быел 641 торак алучы. Бүгенгә федераль бюджеттан финанслашу хисабына 49 бина сатып алу буенча дәүләт контракты төзелгән. Ятим балалар өчен билгеләнгән торак төзелеп килүче 45 күп фатирлы йортта урнашкан.
Киләсе категория - 5 һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр - биредә 23 торак алучы бар. Бүгенге көндә 2 340 кв.м мәйданлы барлык 23 сертификат рәсмиләштерелгән. ТР Дәүләт торак фонды алучылар өчен торак урыннары сайлап ала.
Яшь гаиләләрдән 61 торак алучы, шулардан субсидия акчаларын 24 гаилә тоткан, калган гаиләләр торак базарында фатирлар сайлауны дәвам итәләр.
Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә - 3 торак алучы. Бүгенгә ике сертификат рәсмиләштерелгән, аларның берсе гамәлгә ашырылган.
«Мәгариф» тармагында быел 7 гомуми белем бирү оешмасы төзелә. Алар буенча төзелеш-монтаж эшләре 34%ка үтәлгән.
Шулай ук быел өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзергә кирәк. Алар буенча төзелеш эшләре 44%ка үтәлгән.
"Сәламәтлек саклау" тармагында Казанда стационарның кабул итү-диагностика бүлеген төзү дәвам итә. Башкарылган эшләр күләме 37% дип бәяләнә.
Спорт линиясе буенча агымдагы елда 14 объект гамәлгә ашырыла.
Ябык футбол манежларын төзү эшләре гомуми күләмнең 20%ын тәшкил итә. Моннан тыш, подрядчылар 5 универсаль спорт мәйданчыгында эшли. Гомуми үтәлеш 10% дип бәяләнә.
Иң зур спорт объекты - Футболны үстерү үзәгендә төзелеш эшләрен башкару 74% тамгасында.
Өч боз аренасын төзү эшләре 25%ка башкарылган.
«Мәдәният» тармагында быел 7 объект гамәлгә ашырыла.
Күп функцияле үзәкләр төзелеше буенча эшләр 61%ка башкарылган.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәпләре төзелешендә гамәлгә ашырыла торган эшләрнең үтәлеше - 19%.
Экология өлкәсендә агымдагы елда Казанда ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Биредә гомуми эш күләменең 93%ы башкарылган.
Яшьләр сәясәте тармагында быел 7 объект гамәлгә ашырыла. Балалар лагерьларын төзү эшләре 51%ка башкарылган.
Башка республика программалары кысаларында 27 объект төзеләчәк. Башкарма комитетлар төзелеше буенча эшләр 50%ка үтәлгән.
Шул ук процент халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелешендә дә теркәлә.
Министр хәбәр иткәнчә, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Агымдагы елда 51 җәмәгатькиңлеге төзекләндереләчәк. Республиканың 26 муниципалитетында 29 объект эшкә алынган. Үтәлеш 3% тәшкил итә.
Агымдагы елда республиканың инженерлык инфраструктурасы 8 федераль һәм республика программалары кысаларында модернизацияләнә. Чистарту корылмаларын модернизацияләү, казаннарны алмаштыру һәм урамнарны яктыртуны торгызу буенча республика программалары объектлары буенча контрактлар төзелгән. Май ахырына кадәр газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча контрактация планлаштырылган.
Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү программалары буенча контрактлар төзү эшләрен июнь ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Федераль өлеш буенча агымдагы елда «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында 9 объект һәм «Коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү» проекты кысаларында 17 объект модернизацияләнәчәк.
Программалар буенча әзерлек стадияләре турында мәгълүмат:
Подрядчылар халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасының 64 объектында эшли. Гомуми үтәлеш 6% тәшкил итә.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү буенча үтәлеш 20% тәшкил итә.
Капиталь төзелеш, газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау эшләре 20%ка башкарылган.
Шулай ук подряд оешмаларында торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу программасының 82 объектында эшләр бара. Алар 5%ка үтәлгән.
«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектлар буенча эшләр 17%ка башкарылган. 7 объектта эшләр дәвам итә.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, республикада 2027 елда төзекләндерү планлаштырылган җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел кешеләр Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталының Кара-каршы элемтә платформасында волонтерлар аша "Госуслуги. Волонтер" мобиль кушымтасын кулланып тавыш бирә. Бүгенге көндә тавыш бирүдә 334 104 кеше катнашкан.