Сулыкларда ял иткәндә, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, балаларны игътибар белән күзәтергә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай дип мөрәҗәгать итте.
Брифинг республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм республикада 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә узачак чараларга, шулай ук «Татарстанда җәй» программасын гамәлгә ашыруга багышланды.
"Без ата-аналардан балаларына судагы транспортны ышанып тапшырмауларын, ачык тәрәзәләргә игътибарлы булуларын үтенәбез. Балачакны яклауны максат итеп кую мөһим", - диде Ләйлә Фазлыева.
Моннан тыш, ул трансортка тагылып баручылар проблемасына игътибар итте һәм балаларны, яшүсмерләрне җәмәгать транспортына ябышып, сәламәтлекләрен куркыныч астына куймаска чакырды.
"Ел буена Татарстанда балачакка, балалар сәламәтлеген ныгыту төшенчәләренә бәйле чаралар күп. Әмма монда ана булу төшенчәсе дә аерылгысыз, бу мәсьәләгә дә зур игътибар бирәбез", - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.
Быел зур «Татарстанда җәй» программасы гамәлгә ашырылачак, ул бик күп чараларга бай, шул исәптән балалар өчен дә.
Җәйге «Күрше Фест» та колачлы булырга вәгъдә итә, аңа гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителә. Аның буенча үз проектыңны гамәлгә ашыруга ярдәм алырга мөмкин, дип хәбәр итте Ләйлә Фазлыева.
"Һәркем "Күрше Фест"ка килә ала. Без инициативалы кешеләрне, бергәлекләрне, иҗади командаларны һәм балалар инициативаларын көтәбез. Проектларны зур шәһәрләрдә дә, авыл җирлекләрендә дә гамәлгә ашырырга мөмкин", - дип аңлатты ул.
Быел фестивальдә яңа юнәлеш барлыкка килде - "Күрше. Мирас". Ул 12 юнәлеш: архитектура, мәдәни мирас, дизайн, ИТ, нәшрият эше, рәсем сәнгате, музыка, башкару һәм театр сәнгате, гастрономия, һөнәрчелек, фото һәм анимация буенча матди һәм матди булмаган мирасны саклауга бәйле иҗади индустрияләр буенча чараларны күздә тота. Мондый проектны гамәлгә ашыруга 1 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин.
Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов яшүсмерләр өчен дискотекалар оештыру турында сөйләде. Яңадан популяр формат булу өчен мондый дискотекалар актуальләштерүне таләп итә, дип билгеләде ул. Моның өчен методик база эшләргә кирәк.
"Бу мәсьәләгә методик яктан якын килү мөһим. Минемчә, без балачакта шундый популяр булган дискотекалар үткәрүне эшләп бетерә алырбыз. Хәзер алар заманча яшүсмерләргә кызыклы булу өчен яңартуны таләп итә. Без оештыручылар өчен укулар уздырдык инде. Анда иң кыйммәтлесе – җанлы аралашу", - диде Тимур Сөләйманов.
Брифинг барышында Тимур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Казан Кремлендә балачак фестивале узачак. Программада - мастер-класслар, чакырылган артистлар чыгышлары, спорт активлыклары һәм башкалар.
"Балачак фестивалендә 10 меңләп кеше катнашыр дип көтелә: балалар, ата-аналар, шулай ук шәһәр кунаклары. Казан Кремленең бөтен территориясе балачак шәһәре булачак. Җәйнең беренче көнен балалар күңелле һәм файдалы каршы алсын өчен төрле чаралар һәм чаралар планлаштырылган», – дип сөйләде ул.
1 июньдә иртәнге 10.00 сәгатьтән төп сәхнә эшләячәк, анда артистлар, диджейлар, иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Казан Кремленең Гавами урыннарындагы буа тирәсендә интерактив зона оештырылачак, шунда ук спорт мәйданчыклары урнашачак. Ишегалдында фәнни һәм иҗади мастер-класслар узачак.
Бәйрәм кичке дискотека белән тәмамланачак.
Һәр җәй аеның беренче атнасында Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кайнар линиясе эшләячәк, анда балаларга кагылышлы теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта брифингта ТР балалар омбудсмены Светлана Захарова хәбәр итте.
"Без балаларга кагылышлы барлык мәсьәләләргә багышланган кайнар линия эшләтеп җибәрәбез. Моннан тыш, без балалар лагерьларына барырга планлаштырабыз, анда балаларның сорауларына җавап бирәчәкбез", - дип билгеләде ул.
Шулай ук лагерьларда балаларның медицина хезмәткәрләре белән очрашулары узачак, анда аларга сәламәтлек саклау турында сөйләячәкләр. Аннары проект барлык районнарга да таралачак, дип өстәде Светлана Захарова.
Җәй килер алдыннан Светлана Захарова Татарстанда комендант сәгате гамәлдә булуын искәртте: балигъ булмаганнарга җәмәгать урыннарында 23:00дән 6:00гә кадәр булу тыела.