Бүген Ульяновск шәһәрендә (Ульяновск өлкәсенең Хөкүмәт Йортында) “2013-2015 елларда 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планын раслау турында” Идел буе федераль округы Советы утырышы уздырылды.
Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында (ИФО) тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды.
Идел буе федераль округы составына керүче регион буларак, Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин катнашты.
Киңәшмәне ачып, ИФОда тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, ИФОда милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән региональ программаларны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә быел соңгысы.
“Бүген практик гамәлгә ашыру җәһәтеннән безгә бик мөһим һәм катлаулы тема – күп милләтле илебездә милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләргә бәйле проблемаларны хәл итү белән тирәнтенрәк шөгыльләнергә кирәк”, - дип ассызыклады Михаил Бабич.
Ул искә төшергәнчә, нәкъ бер ел элек, 2012 елның 19 декабрендә, РФ Президенты “2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен” раслады.
Россиядә этникара киеренкелек китереп чыгарырга тырышучыларга килгәндә исә, Михаил Бабич Россия Президенты Владимир Путиннның Федераль Собраниегә еллык юлламасындагы сүзләрне китерде: “Бу үзенә күрә амораль интернационал, аңарга Россиянең кайбер көньяк регионнарыннан чыккан оятсыз бәндәләр һәм хокук саклау органнарының этник мафия мәнфәгатьләренә хезмәтитүче кайбер сатлык хезмәткәрләре һәм рус милләтчеләре дип аталучылар, төрле рәвештәге сепаратистлар керә”.
Михаил Бабич шулай ук Россия Федерациясе Президенты каршындагы советның 2013 елның 22 октябрендә узган утырышында яңгыраган тәкъдимнәр турында сөйләде, аларның кайберләре Россия Президенты йөкләмәләре исемлегенә кертелде.
Беренче чиратта, бу Татарстан Республикасындагы һәм Башкортостандагы ислам югары уку йортларының фәнни -методологик базасын үстерү турында, шулай ук илебез мөселман мәгарифенең өч баскычлы системасын формалаштыруга ярдәм итү чаралары турында, шулай ук милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне анализлау һәм мониторинглауның федераль үзәген булдыру турында.
Моннан тыш, милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрнең торышы өчен регионнарның һәм муниципаль берәмлекләрнең җаваплылыгын билгели торган федераль законга имза салынды. Михаил Бабич сүзләренчә, бу проблема Идел буе федераль округы өчен аеруча актуаль, чөнки округка күп милләтле һәм күп динле халык составы хас.
Михаил Бабич әйтүенчә, тулаем ИФОда конфессиональ тормыш тотрыклы, милләтара мөнәсәбәтләрдә ситуация субъектлар хакимиятләре дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә тикшереп торыла.
Шулай да Михаил Бабич кайбер фаҗигале һәм резонанслы вакыйгаларны атап үтте. Бу Саратов өлкәсенең Пугачев шәһәрендәге, Татарстан Республикасының Нурлат шәһәрендәге һәм башка муниципаль берәмлекләрдәге хәлләр. Михаила Бабич сүзләренчә, бу ситуацияләрне локальләштерергә мөмкин булды.
Михаил Бабич хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта регионнар башлыклары белән бергәләп ситуацияне анализлау, проблемаларның төбенә төшү, милләтенә һәм диненә карамастан, кешеләр өчен тигез шартлар тудыру буенча зур эш алып барыла.