Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга быел 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Акчалар ашламаларга – 15,2 млрд сум, орлыкларга – 3,7 млрд сум, үсемлекләрне яклауга – 6,3 млрд сум, ягулык-майлау материалларына һәм запас частьләргә 8,8 млрд сум юнәлдереләчәк. Башка чыгымнар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын да кертеп, 9 млрд сум тәшкил итәчәк.
Алдагы еллардагы кебек үк, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен ташламалы ягулык белән эре нефть компанияләре тәэмин итәчәк. Быел алар тарафыннан 140 мең тонна күләме килештерелгән.
"Илдә вәзгыять тотрыклы түгел. Шуңа күрә барлык хуҗалыкларга да ким дигәндә ун көнлек – ике атналык ягулык запасы булдырырга киңәш итәбез. Эш туктамасын өчен запас һәрвакыт булырга тиеш», – дип белдерде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме өчен 16,7 млрд сум каралган, бу узган ел дәрәҗәсендә. Федераль бюджеттан – 4,3 млрд сум, республика бюджетыннан 12,4 млрд сум бүлеп биреләчәк.
"Алучыларга инде 5,7 млрд сумлык субсидияләр җиткерелгән, бу еллык лимитның 34%ын тәшкил итә. Июнь-июль айларында зур күләмдә акча күчерергә планлаштырабыз", - дип ассызыклады министр.
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән. Быел республикада бөртеклеләргә бәяләр түбән булу сәбәпле, чәчүлек мәйданнары структурасын тагын да керемлерәк культуралар файдасына үзгәрттек. Узган ел белән чагыштырганда майлы культуралар мәйданы 87 мең гектарга артты, шул исәптән көнбагыш – 55 мең гектарга һәм рапс – 43 мең гектарга, дип хәбәр итте М.Җәббаров.
"Инде берничә ел дәвамында бөртекле культуралар мәйданын киметәбез. Шул ук вакытта рапс, көнбагыш мәйданнарын арттырабыз», – диде ул.
Быел чәчүлек мәйданнары 2,5 млн гектар тәшкил итә, шул исәптән 1,6 млн гектарда сабан культуралары чәчелгән. Бөртеклеләр – 1,2 млн гектар, майлылар – 669 мең гектар, шикәр чөгендере – 53,1 мең гектар, ә терлек азыклары - 616 мең гектар.
Министр әйтүенчә, хәзер авыл хуҗалыгы терлекләренә азык әзерләү бара. Моннан тыш, үсемлекләрне чүп үләннәрдән, корткычлардан һәм авырулардан саклау, шулай ук корылык шартларында уңыш булдыру эшләре дәвам итә.
"ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, май – июнь айларында республика буенча уртача 45 мм явым-төшем булган, бу уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 36%ка кимрәк. Нәтиҗәле температуралар суммасы, киресенчә, нормадан артып китә", - диде спикер. Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аңлатуларынча, Россиядә тулаем җыемның югары булуы, экспортка чикләүләр һәм ашлыкның күчмә калдыкларының зур булуы аркасында ашлыкка бәяләр кими. Татарстанда элеваторларда хәзер 767 мең тонна ашлык саклана, дип билгеләп үтте М. Җәббаров. «Ашлык бәяләре үзгәрешсез дип әйтергә була", - дип белдерде ул. Өченче класслы бодайның уртача сатып алу бәясе тоннасына 14,3 мең сум тәшкил итә. Дүртенче класслы бодай – 12,7 мең сумнан артык, фураж бодае – 11,7 мең сумнан артык, арыш һәм азык арпасы - 12,1 мең сум.
"Быел шулай ук бөртекле культуралар җитештерүчеләргә сатылган ашлык чыгымнарын каплауга федераль ярдәм дә гамәлдә. Республикада җитештерүчеләргә 206 мең тонна сатылган ашлыкка 301 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме китерелде", - дип ассызыклады М. Җәббаров.
Ул өстәп әйткәнчә, узган ел бөртекле продукция экспорты бик үк яхшы бармаган, әмма быел тугыз тапкырдан күбрәккә арткан, 8 млн долларга җиткән. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тагын бер актуаль мәсьәлә - сөткә бәяләр төшү һәм сөт продукциясе запаслары арту, дип белдерде министр.
"Кызганычка каршы, сөт-чималга бәяләр артмый. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бүген республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында чималга уртача бәя 20%тан артыгракка түбәнрәк һәм НДСтан башка килограммы өчен 33,23 сум тәшкил итә», – диде ул.
Эре эшкәртү предприятиеләренең сатып алу бәясе НДСтан башка килограммы 33,86 сумга җитә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөт сату бәясе кимрәк - 25,20 сум, бу 2025 елның шушы чоры белән чагыштырганда 31%ка түбәнрәк.
"Республика предприятиеләре көн саен 4 мең тоннага якын сөт эшкәртә. Әче сөт продукциясе, атланмай, сыр һәм эремчек җитештерү кимү күзәтелә. Кимү проценты зур түгел, әмма бар", - диде министр.
Җитештерү кимүнең төп сәбәбе - әзер сөт продукциясенә кулланучылар ихтыяҗының кимүе, аның калдыкларын җитештерүчеләр складларында туплау, дип аңлатты ул. Бу, М. Җәббаров сүзләренә караганда, сөтне эшкәртү күләменең кимүенә китергән.
"Әлеге тенденция бөтенроссия характерында. Бу мәсьәлә буенча без Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, сөт җитештерүчеләр берлеге, хуҗалыклар, эшкәртүчеләр, кооперативлар белән хезмәттәшлек итәбез. Эш юнәлешләрен билгелибез", - диде ул.
Татарстанда сөт продукциясе запасларын сату өчен аны чит илләргә җибәрүне үстерәләр. Быел инде 3,5 мең тоннадан артык продукция экспортланган, бу 2025 елның шул ук чорына караганда 53,3%ка күбрәк, дип хәбәр итте М. Җәббаров.
Чит илләргә барыннан да бигрәк сөт сывороткасы, сөт, каймак, туңдырма, сыр һәм эремчек җибәрелә. Республика сөт продукциясе Таможня берлеге илләренә, Көньяк-Көнчыгыш Азиягә экспортлана.
"Бу эшне көчәйтергә тырышачакбыз. Әмма һәрхәлдә, эчке базар тотрыкланмыйча, экспорт белән генә вәзгыятьне тигезли алмыйбыз. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, бигрәк тә сөт белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтәбез. Бу финанс киеренкелеген бераз киметә", - дип ассызыклады министр.
Вәзгыятьне тотрыкландыру өчен республика һәм федераль бюджетлардан апрельдә сөт җитештерүчеләргә 504,7 млн сум һәм сөтне азык-төлек продукциясенә эшкәртүгә 177,7 млн сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирелгән.
Марат Җәббаров шулай ук, кыенлыкларга карамастан, республикада сыерлар санын һәм сөт җитештерүне киметергә планлаштырмыйлар, дип ышандырды. Киресенчә, быел сөт җитештерүне 75-80 мең тоннага арттыру планлаштырыла.
"Вәзгыять һәрвакыт мондый булмаячак. Без хуҗалыклар белән даими очрашулар үткәрәбез. Әлегә хуҗалыкларның планнары - сөт җитештерүне арттыру. Ә моның хисабына үзкыйммәт азрак булачак. Без Беларусь, үзкыйммәте түбән булган башка илләр тәҗрибәсен өйрәнәбез. Әмма шартларның бертөрле булуын күрәбез", - дип сүзен тәмамлады Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Брифинг барышында шулай ук «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексына ярдәм программаларын финанслау турында сөйләде.