Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: ”Зәй ГРЭСы республика энергосистемасының флагманы булды һәм шулай булып кала да”
2013 елның 20 декабре, җомга
Бүген Зәйдә Энергетиклар көне һәм Зәй ГРЭСның 50 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды. Республиканың зур электостанциясенең юбилей кичәсендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Зәй ГРЭСы егәрлеге буенча илнең 40 зур электростанцияләре рәтендә. Татарстанда Зәй ГРЭСы электроэнергиягә булган ихтыяҗны 30%тан артык тәэмин итә.
Бүгенге тантаналы чарада Зәй ГРЭСы коллективын юбилей белән “Генерирующая компания”ААҖнең генераль директоры Раузил Хазиев котлады.
Республика Хөкүмәте башлыгы электростанция коллективын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады. “Барлык биш унъеллыкта Зәй ГРЭСы Татарстан энергосистемасында флагман булды һәм шулай булып кала да”,-дип белдерде Илдар Халиков.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Зәй ГРЭСының барлык хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, станцияне төзегән, шунда күп еллар эшләгән һәм үзләренең тәҗрибәләрен яшь буынга тапшыручы ветераннарга аеруча рәхмәт әйтте.
Илдар Халиков станция хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Үз чиратында Раузил Хазиев Илдар Халиковка юбилей хөрмәте белән истәлекле бүләк тапшырды.
Электростанция коллективын Зәй районы башлыгы Татьяна Воропаева котлады, “Сетевая компания” ААҖ нең генераль директоры Илшат Фәрдиев исеменнән дә котлау сүзләре укылды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз