Алексей Песошин Россия - АСЕАН саммитында катнашучы делегация башлыкларын озатты

2026 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Россия - АСЕАН саммитында катнашучы берничә делегация башлыгы Казанга эш сәфәрен төгәлләде.

Шәһәрнең халыкара аэропортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бруней Солтаны Хассанала Болкиахны һәм Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһимны озатты.

Алексей Песошин аларга республикага визитлары өчен рәхмәт әйтте һәм киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга ышаныч белдерде.

Кунаклар үз чиратларында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйттеләр һәм саммитны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International