Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Дәрвишләр бистәсендәге каенлыктагы милли Сабантуй бәйрәмендә булды. Бүген Казанда Сабантуй хөрмәтенә тантанлы чаралар Мирный бистәсендә һәм Аккош күле урман паркында да уза.
ТР Премьер-министры Саба һәм Балтач районнары татар ишегалларын карады. Монда татар халкының гореф-гадәтләре һәм милли үзенчәлекләре, көнкүреш әйберләре белән авыл йортлары тәкъдим ителгән.
Сабантуйда зур күргәзмә ихтыярыйларга һәм МХО өчен гуманитар хәрәкәттә катнашучыларга багышланган. Алексей Песошинга сугышчылар ихтыяҗлары өчен республика халкы җитештерә торган продукцияләр күргәзмәсен күрсәттеләр, болар: коры паеклар, маска челтәрләре, махсу кием-салым элементлары һ.б. Республика Премьер-министры ихтыярыйларның һәм битараф булмаган татартсанлыларның барысына да геройларыбызга һәм аларны якыннарына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук халык һөнәрләренә багышланган тематик мәйданчыкта булды.
Бәйрәм кунакларын һәм анда катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә Сабантуй төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен берләштерә, таланталар ача, иң яхшы батырларны ачыклый.
«Сабантуй республиканың барлык торак пункталрында һәм шәһәрләрендә уза. Бу бәйрәм – илнең азык-төлек иминлеген ныгыту, илнең авыл хуҗалыгы продукциясенең конкуренциягә сәләтлелеген яхшырту буенча мөһим бурычларны үз хезмәтләре белән хәл иткәннәрнең барысына да багышлана. Республика чәчәк атсын өчен башкарган хезмәтегез һәм зур өлешегез өчен рәхмәт », - диде ТР Премьер-министры.
Аннары ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Сабантуй бәйрәме мәйданында гадәттәгечә татар халык уеннары, татарча көрәш, шулай ук татар эстрадасы артистлар концерты оештырылган иде.