Рөстәм Миңнеханов: Заман шартлары халыкара экстремизмга каршы тору, легаль булмаган миграция, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә нәтиҗәле эш таләп итә

2013 елның 20 декабре, җомга

Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәре көне белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча РФ ФИХИ хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.

«Бүген без Ватаныбыз иминлеген, безнең гражданнарның хокук һәм ирекләрен барытларча һәм кыю саклаучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, - РФ иминлек органнары хезмәткәре көненә багышланган тантанадагы чыгышында белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Иминлек органнары илнең милли ихтыяҗларын, аның суверенитеты һәм территориаль берлеген саклауда һәрвакыт төп рольне уйнады».

Татарстан Президенты сүзләренчә, иминлек органнары көнендә шундый очрашулар инде яхшы гадәткә әйләнде. Ул безнең ил махсус хезмәтләре тарихы чын каһарманлык мисалларына бай икәнен билгеләп үтте.

«Татарстанда тынычлык һәм стабильлек, алдагы көндә ышаныч күбесенчә сезнең сатылмас булуыгызга, тәҗрибәгез һәм алга таба уйлап эш итә белүегезгә бәйле, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча РФ ФИХИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Агымдагы елда ТР буенча РФ ФИХИ хезмәткәрләре башка хокук саклау органнары белән берлектә Татарстанда күп санлы сәяси, иҗтимагый, спорт чараларының югары дәрәҗәдә узуын тәэмин иттеләр. Шул исәптән, чит ил махсус хезмәтләре, иминлек органнары һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре - РФ Федераль иминлек хезмәте партнерлары киңәшмәсе, Казандагы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру, ТР мөселманнарының чираттан тыш съезды һәм башкалар».

Рөстәм Миңнеханов иминлек саклау органнары терроризмга һәм дини экстремизмга каршы көрәштә комплекслы чаралар үткәрде һәм конкрет нәтиҗәләргә иреште, 100дән артык дини экстремизм буенча шик астына эләгүчеләр ачыкланды, терроризм һәм экстремизм оешмаларында катнашуда гаепләнүче 27 республика кешесе хөкем ителде, фәйзрахманчылар дини берлеге эше суд аша тыелды.

«Ведомство уңышларыда генерал-лейтенант Александр Антоновның өлеше зур, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Чын профессионал тормышы фаҗигале рәвештә өзелде. Бу Татарстан өчен генә түгел, ә Россия Федерациясе дәүләт иминлеген тәэмин итү системасы өчен дә зур югалту булды. Александр Антонов турында хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Аның эшен дәвам итү һәм чын нәтиҗәләргә ирешү чыннан да һәлак булганның хәтерен саклау була».

Бүген безнең алда бердәм җитди мәсьәләләр тора, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, заман шартлары халыкара экстремизмга каршы тору, легаль булмаган миграция, коррупциягә каршы, законсыз корал һәм наркотиклар әйләнешенә көрәш өлкәсендә нәтиҗәле эш таләп итә. Аның сүзләренчә, шуңа бәйле рәвештә җәмгыятьтә торышны дестабилизацияләүгә юнәлгән хокукка каршы гамәлләрне кисәтергә кирәк.

Мигрантлар республикада иҗтимагый-сәяси хәлгә начар йогынты гына ясап калмый. Алар белән бергә төрле экстремистик агымнар да керә. Аларга каршы тору җиңел түгел, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

“Уртак көчләр белән тискәре вәзгыятьләргә каршы тора алачакбыз, Татарстанда милләтара, динара тынычлыкны бозырга юл бирмәячәкбез - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Сезгә зур өметләр баглыйбыз һәм ярдәм итәргә вәгъдә итәбез”.

Татарстан Президенты Куркынычсызлык федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсенең шәхси составына һәм ветераннарга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек, иминлек теләде. Рөстәм Миңнеханов Куркынычсызлык федераль хезмәте ТР буенча РФ ФИХИ хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International