Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгате

2026 елның 26 июне, җомга

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Халыкара наркотикларны явызларча куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате. 

"Бөтен дөньяда 26 июньдә 1987 елда БМО Генераль Ассамблеясенең үз эшчәнлеген көчәйтергә һәм наркотикларны явызларча кулланудан азат дөньякүләм җәмгыять төзергә тәвәккәллеге чагылышы буларак гамәлгә куелган Халыкара наркотик чаралар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Бүген наркотикларга бәйлелек проблемасы - планета халкының сәламәтлегенә җитди куркыныч. Наркотик һәм агулы препаратлар куллану шәхеснең әхлакый деградациясенә китерә, организмны физик яктан җимерә һәм үлемгә китерә. Шулай ук мондый кешенең туганнары һәм якыннары да газап чигә.

Безнең ил наркотикларга каршы дәүләт сәясәтен камилләштерү, аның норматив хокукый базасын үстерү буенча эзлекле һәм реаль адымнар кабул итә, бу әлеге өлкәдә эшне көчәйтүгә, наркомания масштабларын һәм нәтиҗәләрен киметүгә ярдәм итә.

Җәмгыятьтә наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашуга аңлы рәвештә тискәре мөнәсәбәт формалаштырып, дәүләт хокук саклау һәм профилактик характердагы чараларны гамәлгә ашыра.

Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманияне кисәтүгә, наркотиклар куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында хәбәрдарлыкны арттыруга, актив һәм файдалы ял итү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. 

Наркоманиягә каршы көрәш мәсьәләсе җирдәге бер кешене дә битараф калдырмаска тиеш. Бары тик уртак тырышлык ярдәмендә генә үсеп килүче буынны бу бәладән саклап калырга мөмкин.

Бу көнне иң мөһиме - үз тормышыңның һәм сәламәтлегеңнең кадерен белүеңне телим. Спорт, иҗат һәм сәламәт киләчәкне сайлагыз!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International