Бүген «Казан Экспо»да махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин катнашты.
Чемпионатның төп максаты - МХОдә катнашучыларны комплекслы тернәкләндерүне тәэмин итү, ветераннарга һөнәри юнәлештә булышлык күрсәтү, яңа һөнәрләр һәм белгечлекләр үзләштерүдә ярдәм итү. Чемпионат Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла. Проектка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхси игътибар бирә.
Чемпионатта катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин үзенең сәламләвен юллады. Текстны Россия Мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин укыды. "Ышанам ки, бай эшлекле, мәдәни, спорт һәм күргәзмә программасы, гадел ярышлар атмосферасы, тәҗрибәле экспертлар һәм фикердәшләр белән аралашу сезгә үзегезне ачык күрсәтергә, кыйммәтле тәҗрибә тупларга, ышанычлы рәвештә алга барырга, билгеләнгән максатларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк», - дигән Дәүләт Башлыгы.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, «Абилимпикс»ның икенче чемпионатына Россиянең 86 төбәгеннән 600дән артык конкурсант килгән. «Сезнең катнашуыгыз – чемпионатка чыннан да ихтыяҗ булуны һәм безнең яклаучыларны профессиональ тернәкләндерү һәм карьера тормышка ашыру өчен реаль мөмкинлекләр тудыруын иң яхшы раслау», - дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.
ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, бүген илнең барлык төбәкләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль, медицина һәм һөнәри ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирелә.
"Һөнәри осталык буенча чемпионат авыр сынаулар аша узган һәм хәзер ышанычлы рәвештә яңа тормыш коручы кешеләрне берләштерә. Сез алгы сызыкта батырлыгыгызны һәм чыдамлыгыгызны исбат иттегез инде. Конкурс чараларында да сез яңа һөнәрләр үзләштерәсез, өзлексез үсәсез һәм үз хезмәтегез белән илебез иминлеген ныгытасыз», - дип ассызыклады Алексей Песошин.
Ул шулай ук чемпионатны әзерләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде: Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына, «Ватанны саклаучылар» фондына, катнашучы төбәкләргә. «Барлык катнашучыларга да җиңү, сәламәтлек һәм иминлек телим», - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Быел "Абилимпикс" 26 июньнән 1 июльгә кадәр икътисадның 11 өлкәсендә 21 төп компетенция буенча уза. Шулай ук барлык конкурсантларга мөмкин булган һәм яңа һөнәрләр белән танышуга юнәлдерелгән 7 демонстрацион компетенция тәкъдим ителәчәк. Ярыш мәйданчыклары «Казан Экспо» павильоннарында урнаштырылган.