ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда торак төзелеше буенча гомуми план 63%ка үтәлгән - 2 млн квадрат метрдан артык файдалануга тапшырылган

2026 елның 27 июне, шимбә

Торак, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча программа чараларын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Торак төзелеше буенча гомуми план 63%ка үтәлгән - 2 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 74%ы тапшырылган. Бу гомуми мәйданы якынча 777 мең кв. м булган 84 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы буенча еллык план 55%ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 82 мең кв. метрдан артык булган 33 йорт төзелеше тәмамланган.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 142 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планнан 58%.

Гадәттәгечә дүрт категорияне үз эченә алган аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында. Ятим балалар арасында быел 641 торак алучы бар. Бүгенге көнгә федераль бюджеттан финанслашу хисабына 49 торак урын сатып алу буенча дәүләт контракты төзелгән. Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 24 июньдә икенче дәүләт контракты кысаларында 146 торак урын сатып алу буенча контракт төзү хокукына аукцион игълан итте. Ятим балалар өчен билгеләнгән торак төзелеп килүче 45 күп фатирлы йортта урнашкан.

Киләсе категория - 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр. Бүгенге көндә торак урыннары алу өчен 22 сертификатның 13е 1044 кв. м мәйданга сатылган. калган 9 сертификат иясе өчен торак урыннарын сайлап алуны республиканың Дәүләт торак фонды алып бара.

Яшь гаиләләр категориясе буенча - 61 торак алучы, шулардан субсидия акчаларын 38 гаилә тоткан, калган гаиләләр торак базарында фатир сайлауны дәвам итә.

Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр - бу категориягә быел 3 кеше керә. Бүгенгә ике сертификат рәсмиләштерелгән, шуларның берсе гамәлгә ашырылган. Икенче гаилә торак сайлау эшен дәвам итә.

Социаль объектлар төзү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында. Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программасына 14 объект керә. Юлларны төзекләндерү буенча 8 объект буенча контрактлар төзелгән. Республиканың Тукай, Лаеш һәм Зеленодольск районнарында урнашкан өч объект эшкә алынган. Төзелеш эшләре 8%ка үтәлгән. Су белән тәэмин итү челтәрендәге 6 объектның 5се буенча контрактлар төзелгән. Калган бер объект буенча контракт июльнең беренче яртысына планлаштырылган. Төзелеш-монтаж эшләре 10%ка үтәлгән.

«Мәгариф» өлкәсендә 7 гомуми белем бирү учреждениесе төзелеше дәвам итә, аларның гомуми үтәлеше 61% тәшкил итә. Балалар бакчалары төзелеше буенча эшләр планлаштырылган күләмнең 56%ы үтәлгән.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча Казан шәһәрендә стационарның кабул итү-диагностика бүлеген төзү дәвам итә. Башкарылган эшләр күләме 52% дип бәяләнә.

Спорт министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программаларга 14 объект кертелгән. 4 ябык футбол манежы төзелеше буенча эшләр 48% тәшкил итә. Универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы буенча программаның Казандагы соңгы объектында эшләр дәвам итә. Аның буенча үтәлеш - 12%. Зур спорт объекты - Футболны үстерү үзәге төзелеше буенча төзелеш эшләре 84%ка үтәлгән. Боз ареналары төзелеше буенча планнан 40%ы үтәлгән.

«Мәдәният» тармагы буенча быел 7 объект төзелә. Күп функцияле үзәкләр төзелеше буенча эшләр 73%ка башкарылган.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган балалар сәнгать мәктәпләре төзелеше буенча төзелеш-монтаж эшләре 24%ка башкарылган.

Экология өлкәсендә Казанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Биредә планлы эш күләменең 94%ы үтәлгән. Яшьләр сәясәте буенча быел 7 объект төзеләчәк.

Балаларны савыктыру лагерьларын төзү эшләре 64%ка башкарылган. Узган 2 атнада Тәтеш районында бер объект төгәлләнгән. Башка ике республика программасы кысаларында агымдагы елда 27 объект төзеләчәк.

Башкарма комитетлар төзелеше буенча эшләр 73%ка башкарылган. Хисап чорында Теләче һәм Аксубай районнарында ике объект төзелеп беткән.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелеше 88%ка үтәлгән.\

Быел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 51 җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк. 40 муниципалитетта 49 объектта эшләр бара. Үтәлеш 16% тәшкил итә.

Агымдагы елда республиканың инженерлык инфраструктурасы 6 республика һәм 2 федераль программа кысаларында модернизацияләнә. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү кысаларында үтәлеш 28% тәшкил итә. Хисап чорында 11 муниципаль берәмлектә 15 объект төгәлләнгән. Газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 47%ка үтәлгән.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең республика программасы буенча подрядчы оешмалар тарафыннан 74 объект эшкә алынган. Үтәлеш 8% тәшкил итә. Хисап чорында Азнакай, Буа һәм Түбән Кама районнарында 4 объектта эшләр тәмамланган.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль проекты кысаларында үтәлеш 62% тәшкил итә.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы буенча эшләр 52%ка башкарылган.

Лениногорскта капиталь төзелеш һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү программасының соңгы объекты буенча эшләр 40%ка үтәлгән.

Шулай ук подряд оешмаларында торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу программасының 211 объектында эшләр дәвам итә. Алар буенча эшләр 45%ка үтәлгән.

«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектлар буенча эшләр 41%ка башкарылган. Узган ике атнада Балтач районында бер объект төгәлләнгән.

Җитештерүдә имгәнү очраклары турында мәгълүмат. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуга юл куймау максатыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар һәм контроль-күзәтчелек органнары төзелеш мәйданчыкларын даими нигездә тикшерәләр. Агымдагы ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 1356 тикшерү уздырган, шул исәптән 750се төзелеш объектларына барып. Хокук бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары 736 тапкыр кулланылган.

Шул ук чорда Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан административ җаваплылык турында 310 карар чыгарылган. Гомумән алганда, ел башыннан ведомство тарафыннан 764 тикшерү оештырылган.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре ел башыннан бирле 1 459 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча 3069 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 2916сы бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International