Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы терлек азыгы әзерләү буенча агымдагы эш турында сөйләде

2026 елның 27 июне, шимбә

Терлек азыгы әзерләү эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Бүгенгә 103 мең тонна печән һәм 994 мең тонна сенаж әзерләнгән, бу шартлы 1 баш терлеккә исәпләгәндә 7,5 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.

Планлаштырылган 299 мең га күпьеллык үләннәрнең 214 мең га чаптырылган - бу планнан 72%. Мөслим районы күпьеллык үләннәрне 1 тапкыр чаптыруны төгәлләгән. Әтнә, Сарман, Кукмара, Чистай һәм Тәтеш районнарында тәмамланган диярлек. Шул ук вакытта 5 районда мәйданнарның яртысы да җыеп алынмаган әле.

«Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: терлек азыгы әзерләүдә тоткарлыклар көн саен туклыклылыкны югалту, бу продуктивлыкны киметүгә һәм азык өстәмәләрен сатып алуга чыгымнарны арттыруга китерә», - диде министр.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 219 мең тонна печән әзерләнгән, ягъни ихтыяҗның 32 %ы. Катлаулы һава шартларына карамастан, 13 районда шәхси хуҗалыкларны агымдагы елның яртысына терлек азыгы белән тәэмин иткәннәр. Шул ук вакытта терлек азыгының дүрттән бер өлеше генә әзерләнгән 9 районда да эш начар куелган.

Марат Җәббаров шулай ук хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеге турында да сөйләде. Быелгы урып-җыю кампаниясен июльнең беренче декадасында башлау планлаштырыла, чөнки көзге рапсның беренче чәчүлекләре инде өлгерү стадиясенә җитеп килә. Көзге рапсның гомуми мәйданы 37,4 мең га тәшкил итә.

Хуҗалыкларда урып-җыю кампаниясен уздыру өчен 3100дән артык ашлык җыю комбайны бар. Оператив мәгълүматлар буенча аларның әзерлеге 90% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International