«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру барышы турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Төзелеш сезоны башланганнан бирле «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерү эшләре 53% тәшкил итә. Юл эшләренең 62%ы тәмамланган. 221 ишегалдында юллар ремонтланып беткән, 173 ишегалдында эшләр дәвам итә.
183 ишегалдында тышкы яктырту эшләре алып барыла, 223ендә эшләр төгәлләнгән. Республика буенча үтәлеш - 64%.
Республика складларында кирәкле җайланмаларның 93%ы бар. Калган 7%ын 24 июльгә кадәр төяп озатачаклар. Җайланмаларны урнаштыруга барлык тәэмин итүчеләр дә керешкән. Монтаж эшләре 32%ка үтәлгән. Барлыгы 4 мең 437 берәмлек җайланма монтажланган. Эшләр 127 ишегалдында алып барыла, 100 ишегалдында төгәлләнгән.
Быел программа буенча барлык эшләрне Зәй, Алабуга һәм Биектау районнарында төгәлләгәннәр. Якын арада төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен кабул итү үткәреләчәк.