Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Нефть химиясе куллануның эчке базарын үстерергә кирәк”
2008 елның 22 декабре, дүшәмбе
“Татнефтехиминвестхолдинг” ААҖ нең Директорлар советы Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республиканың нефть-газ-химия тармагындагы кайбер проектларны карап чыкты. Утырышта аларның иң мөһиме итеп “Нижнекамскнефтехим” (НКНХ) ААҖ ндә 1 млн. тоннага кадәр егәрлеге булган этилен производствосын төзү проекты билгеләнде.
Компаниянең генераль директоры Владимир Бусыгин хәбәр иткәнчә, бу проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә предприятие 1,6 млн. тонна этилен чыгарачак. Аның күләменең төп өлеше үз полиэтиленыбызны чыгаруга китәчәк, 2009 елның гыйнварыннан НКНХ аны күпләп җитештерүгә керешә, ә бер өлеше базарга чыгарылачак.
Яңа производствоны төзү, фаразланганча, 2009 елның икенче яртысында башланачак. Аңа 2008 ел бәяләре белән 84 млрд. сум кирәк булачак. Проект файдалана башлауга 3 ел узгач үз бәясен кайтарырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов моны Россия масштабында тиңдәшсез проект дип атады. Аның сүзләренә караганда, әлеге проектны тормышка ашыру Татарстанда нефть химиясе продукциясе җитештерүне берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Премьер-министр НКНХга бу мәсьәләдә дәүләт тарафыннан максималь ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
М.В.Келдыш исемендәге Тикшерү үзәге идарәсе башлыгы Геннадий Коровин утырышта пар-газ ярдәмендә тәэсир итү методы белән югары үзле нефть һәм табигый битум чыгару проектын тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть чыгару стратегиясенең авыр нефтькә юнәлдерелүен искәртте. Утырышта күтәрелгән теманы бик актуаль дип атап, ул “Татнефть” ААҖ вәкилләре катнашында уртак эш төркеме булдырырга һәм аның эш нәтиҗәләрен нефть компаниясенең Директорлар советы утырышында карарга кушты.
Химия фәннәре докторы Ирина Иванова нефть химиясе буенча Мәскәү дәүләт университеты тарафыннан эшләнгән яңа технологияләрне тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, борчулы хәл күзәтелә башлаган: МДУ ның күп кенә эшләнмәләре фәнни-тикшеренү эше стадиясендә көнбатыш компанияләре тарафыннан сатып алына, ә аннары, тиешенчә эшләнеп бетеп, Россия җитештерүчеләренә тәкъдим ителә.
Утырышта шулай ук сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен әйбер төрә торган йомшак материал җитештерә торган “Данафлекс” Казан компаниясен тәкъдир итү булды. Компания тиешле сегментта Россия базарының 12 процентын алып тора. Рөстәм Миңнеханов, “Данафлекс” продукциясен тормышка ашыру кризислы айларда бөтенләй диярлек кимемәвен белгәч, моны эчке куллану базары үсеше файдасына тагын бер мисал буларак күрсәтте. Аның белән хәзер Кытай ныклап шөгыльләнә.
2009 елга Татарстанның нефть-газ-химия комплексында чимал белән үзара тәэмин итү исемлеге турында фикер алышу нәтиҗәләре буенча (бу турыда “Татнефтехиминвест-холдинг” ның генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады) дөнья базарында нефть химиясе продукциясенә сорау кимү республика эчендә чимал белән тәэмин итү чылбырында өзеклеккә китерергә мөмкин икәнлеге ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнеханов компанияләрне, кризис Татарстанда барлыкка килгән кооперация моделенә зыян китермәсен өчен, бу мәсьәләдә килешеп эшләргә чакырды.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз